Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшинга, ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен, Мактау билгесе бирелде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә, “Балкыш-Сияние” фестивален оештыруда һәрдаим ярдәм иткәне өчен, Республика ветераннары советы бүләк тапшырды.

Татарстан ветераннары советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, “Балкыш” фестивален оештыруда ярдәм иткәне өчен, “Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтендә казанышлары өчен” Мактау билгесен тапшырды.

Татарстан парламенты җитәкчесенә бүләк “Балкыш” ветеран үзешчән башкаручылар фестивале гала-концертында тапшырылды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин фестивальнең инде бишенче ел актив тормыш позициясе алып баручы кешеләрне берләштерүен әйтте. Быел “Балкыш” Татарстанның барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан 20 меңнән артык пенсионерны бергә җыйды.

“Бу - фестивальгә ихтыяҗ булуы турында сөйли. “Балкыш”та киләчәктә дә катнашучылар күп булачагына ышанам. Без үзебез өчен бии, җырлый, шигырьләр укый торган күп талантлы кешеләрне ачтык. Сез яшьләргә үрнәк”, - диде ул.

Кичә гала-концертта республиканың 14 муниципаль берәмлегеннән 180нән артык лауреат катнашты.

Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев