Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәррахов Төп законга төзәтмәләр турында: Татарстанда гаилә кыйммәтләре югары бәяләнә

Депутат билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе үсешендәге өстенлекләрне билгеләгән вакытта башка илләргә карарга кирәкми.

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов Конституциядәге гаилә кыйммәтләре һәм балаларга кагылышлы төзәтмәләрне хуплады. Депутат «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Татарстанда гаилә кыйммәтләре югары бәяләнә. Шунлыктан бүген бездә зур кыенлыклар кичерүче өлкәннәр дә, ятимнәр дә аз. Соңгы 10 елда республикада ихтыяҗ булмау аркасында балалар йортларының 80 процентка якыны ябылды», - дип искәртте депутат.

Аның сүзләренчә, Төп законга төзәтмәләрдә балалар Россия дәүләт сәясәтенең мөһим өстенлеге дип игълан ителәчәк һәм бу бик тә мөһим. Бу илебезнең үзенчәлеген күрсәтә. Депутат билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе үсешендәге өстенлекләрне билгеләгән вакытта башка илләргә карарга кирәкми.

Шулай ук дәүләтнең яклаучысыз калган балаларга мөнәсәбәттә ата-аналарның бурычларын үз өстенә алачагы да Төп законда билгеләнәчәк. Моңа кадәр дәүләт ятимнәр балигълык яшенә җиткәч тә фатир алырга хокуклы дип игълан иткән, әмма әлеге вәкаләтләрне РФ субъектларына тапшырган, аларның моңа акчасы юк иде. Бүгенге көндә әлеге максатка 250 миллиард сумга якын акча кирәк. Яңартылган Конституция әлеге проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышана Фәррахов.

Моннан тыш, депутат үзенең ныклы гаилә тарафдары булуын искәртте. «Минем гаилә корганыма инде 25 ел, яраткан хатыным бар. Әти-әнием бергә 50 елга якын гомер кичерде», - дип сүзен йомгаклады ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев