Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фуат Әбүбәкеров белән Фәрит Бикчәнтәе җәяү йөриләр

Бер миллион сум отарга хыялланучылар аз түгелдер. Дөрес, андый теләк миндә дә бар. Әмма июль башында, яңа телефон алганнан бирле, миллион адым ясау турында хыяллана башладым. Октябрь ахырында ул чынга да ашып куйды. Элеккеге телефоным сафтан чыгып, саташа башлагач, яңасын алырга мәҗбүр булдым. Берзаман экранында: «Котлыйбыз! Сез максатыгызга ирештегез!» -...

Бер миллион сум отарга хыялланучылар аз түгелдер. Дөрес, андый теләк миндә дә бар. Әмма июль башында, яңа телефон алганнан бирле, миллион адым ясау турында хыяллана башладым. Октябрь ахырында ул чынга да ашып куйды. Элеккеге телефоным сафтан чыгып, саташа башлагач, яңасын алырга мәҗбүр булдым.

Берзаман экранында: «Котлыйбыз! Сез максатыгызга ирештегез!» - дигән язу чыкты. Монысы да саташамы әллә, дип шикләнеп, нәрсә турында сүз барганын ачыклау өчен, телефондагы бихисап программаларның берсенә кердем. Баксаң, адымнар санын исәпли торган кушымта бар икән. Анда күпме адым ясавың, минутына нинди тизлек белән баруың, күпме ара үткәнең, ничә калорий югалтуың турында белешмә чыга. Әйтик, мин шушы җөмләне 14 сәгать 12 минутта язып утырам.
Телефондагы «Здоровье и фитнес» дип аталган шул кушымтаны ачып карыйм... Бүген 1 сәгать тә 8 минутта 7 955 адым атлап, 5,84 км ара үткәнмен һәм 296 килокалорий белән хушлашканмын. Программада адымның озынлыгын үзгәртергә дә була. Мин үзгәртеп тормадым, телефондагыча калдырдым - 73см 51 мм. Шунысы гаҗәп, җиһаз атлаган адымнарны гына саный, транспортта барганын исәпләми. Хәзерге гаджетларны төп башына утыртам, димә! Элек телефонга вакытны карау өчен күз сала торган булсам, хәзер кая барсам да, ничә адым ясавым белән кызыксынам. Бәйлелеккә әйләнде инде, мин сиңа әйтим.
«Җәяү йөреп, догалар өйрәндем»
Камал театрының музыкаль бүлек мөдире, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров, 71 яшендә булса да, көненә, кимендә, биш мең адым атлый. Ул Кытай табибларының сәламәт булу өчен көненә 10 мең адым ясау кирәклеге турында мәкалә укып, 20 елдан артык шушы принципка тугры калып яши.
- Авырмыйча яшисе килә бит. Тазарып китсәң, җәяү йөрү кыенлаша. 30-40 ел буена авырлыгымның үзгәргәне юк - төп-төгәл 67 килограмм. Кышын берничә дустымны чаңгыга алып чыгам, ә менә җәен йөрергә иренәләр. Җепшек кар, яңгыр яуса да, Һади Такташ урамындагы күпергә хәтле 1750 метр барып, кире киләм, бу - 3500 метр дигән сүз, - диде Татарстанның халык артисты.
Фуат абый Татарстан урамында яши. Театрда репетиция сәгать 11дә башлана, шул вакытка чаклы бер сәгать чамасы саф һава сулап йөри. Спектакль алдыннан да Кабан күле буен иңләп чыга.
- Ул тирәдә юллар бик әйбәт, фонарьлар янып тора. Җәен тугызга кадәр йөрим. Кабан күле буенда күңелле, хәзер анда үрдәкләр дә күп, биш аккош бар. Кесәгә икмәк кыс­тырып, шуларны ашатып китәм. Мәчетләр яныннан үткәндә, азан тавышын тыңлый-тыңлый, догалар да өйрәндем. Елга портын да яратам. Тик менә кышын җил көчле анда, безнең яшьтә бик үк ярамый. Берничә дустым белән шунда чаңгы юлы салабыз да көнаралаш ике чакрымлы зур боҗраны әйләнеп чыгабыз. Ике сәгатьтә шундый өч боҗра үтәргә була, - дип сөйләде Фуат абый.
Файдасы бар, белегез
Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең беренче кардиология бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Айрат Галиев «ШК»га сөйләгәнчә, артериаль гипертония белән авыручыларга һәм симез кешеләргә җәяү йөрү аеруча файдалы. Моның өчен бернинди җиһазлар, спорт киемнәре дә алырга кирәкми, ягъни икътисади яктан да кулай.
- Кеше, хәленә карап, тизлекне мөстәкыйль рәвештә көйли - арттыра яки киметә ала. Йөрәк авыруы белән интеккән кайбер кешеләрне, әкренрәк йөрегез, дип кисәтәбез, андыйлар бер чакрымны да ярты сәгатьтә үтәргә мөмкин. Җәяү йөрү ярамаган хроник авырулар юк диярлек. Кеше тәүлекнең кайсы вакытында тели, шунда йөри. Кан басымы югары булганнар, чикләүләр булмаса, чагыштырмача тиз - минутына 100 адым тизлек белән атларга тиеш. Көненә 30-40 минут җәяү йөрү киңәш ителә, - диде табиб.
Эсседә урамда йөрсәгез, су эчәргә кирәк. Һавасы начар булган урыннарга, трасса янына чыкмау хәерле. Айрат әфәнде җәяү сирәк йөри, әмма тренажер залында шөгыльләнеп, кардиотренажерларда аякларын эшкә җигеп ала.
Мәхәббәт ерак араны якын итә
Бер миллион адым ул - 800 чакрым чамасы. Интернетта Сергей исемле егет «Миллион адым» проектын оештырып җибәргән. Берсендә сөйгән яры аңа болай дип әйткән: «Күз алдыңа китер, ир белән хатынны 20 адым аерып тора. Син, ун адым ясап, туктарга тиеш. Әгәр сөйгән ярың сине анда каршы алмаса, унберенче адымны ясап та торма - аннары уникенчесен, унөченчесен дә ясарга туры килеп, гомер буе шулай барачак. Һәркем үзенең ун адымын ясарга тиеш». Сергей, моның белән килешмичә, яраткан кешем хакына күпме кирәк, шулкадәр адым ясарга әзермен, ди. Без бит каршы якның ни сәбәпле килмәвен белеп бетермәскә дә мөмкин, бәлки, аңа кыюлык җитеп бетми, бәлки, ул кайчан да булса зыян күргәндер. Кешегә таба 20 адым ясап, калган юлны бергәләп үтәргә мөмкин.
Шулай итеп, Сергей, әлеге теорияне чәлпәрәмә китерү өчен, Мәскәүдән сөйгән яры яшәгән Санкт-Петербургка барырга ниятли. Ике шәһәр арасы - 840 чакрым, бер миллион адымнан чак кына артык. Проектның максаты - бернинди ерак арага, каршылыкларга карамастан, максатыңа таба бару. Җиде көндә Сергей, фикердәшләре белән бергә, Санкт-Петербургка барып җитә, әмма җәяү түгел, ә аяк белән идарә ителә торган берсеннән-берсе гаҗәеп транспорт чараларында. Кызганыч, Сергей сөйгән яры белән күрешү мизгелен һәм очрашуның ничек үтүен сер итеп калдырырга теләгән.
PS. Кичә телефоным яңа хәбәр салды - 1 миллион да 100 мең адым үткәнмен. Миллион адымның 800 километр икәнлеген исәпкә алсак, Казаннан туган ягым Чаллыга җәяү бер тапкыр барып кайта ала идем инде.
Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X