Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәйзелхак Ислаев: Татар телендә укыту булмагач, руслашу процессы көчәя

Тарихчы үзе туган Пермь төбәген мисал итеп китерде.

Татар телендә белем бирә торган мәктәпләрнең булмавы нәтиҗәсендә руслашу процессы көчәя. Тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев ТНВ каналындагы «Ком сәгате» тапшыруына интервьюсында шушы күренешкә үзе туган төбәген мисал итеп китерде.

«Күп очракта совет заманы мәгариф системасына тәнкыйди карыйбыз. Ләкин бу чорда милли телләрдә белем алу яхшы итеп оештырылган иде. Безнең якта да — Пермьдә мин ана телендә белем алдым», — ди Фәйзелхак Ислаев.

Татар телендә генә белем алса да, тарихчы үзен көндәшлеккә сәләтле шәхес дип саный.

«Кызганыч, бүгенге буынга ана телендә укырга бернинди мөмкинлек юк. Хәзер Пермьдә бөтен мәктәпләрдә дә уку рус телендә алып барыла. Татар теле һәм әдәбияты өченче дәрәҗә фән буларак кына керә. Бу бик начар. Ана телендә уку булмагач, әкренләп руслашу процессы көчәя, дип уйлыйм.Әлбәттә, тел безнең якта татар авылларындагы гаиләләрдә саклана. Шулай да укыту ана телендә булырга тиеш», — дип саный галим.

  • Фәйзелхак Ислаев — тарих фәннәре докторы, профессор. Бик күп тарихи хезмәтләр һәм мәкаләләр авторы.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X