Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәүзия Бәйрәмова: Урыс булмаган халыклар Русиягә эш аты буларак кына кирәк

Берләшкән милләтләр оешмасына Русия халыклары телләрен яклауны сорап тагын бер мөрәҗәгать юлланды. Бу юлы аны татар җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова язды.

Фәүзия Бәйрәмова Русия думасы күптән түгел кабул иткән мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр Русия һәм Татарстан Конституцияләре принципларын тупас боза дип саный.

"Татар телен "ихтыяри нигездә" өйрәнү чынлыкта татар теленең дәүләт теле статусын юкка чыгару дигән сүз. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен юкка чыгаруны татар халкының дәүләтчелегенә һөҗүм итү дип бәялибез", диелгән мөрәҗәгатьтә.

"Бу канун үзләренең мөстәкыйль мәгариф системы булмаган асаба халыкларны туган телләре - дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм итә һәм анда көчләп ассимиляцияләү билгеләре бар, ә бу БМОның төп халыклар хокуклары турындагы декларациясе тарафыннан тыелган. Әлеге канун Русия 2001 елда имзалаган "Төбәк һәм азчылыклар телләренең Европа хартиясенә" дә каршы килә", дип яза Бәйрамова.

Язучы фикеренчә, канунның асыл максаты – бөтен рус булмаган халыкларны рус мәктәпләре аша тоташтан урыслаштыру.

Бу канунның максаты – Русиядә киләчәктә бер генә милләт, бер тел, бер дин калсын, ул да булса – православ урыслар

"Бу кешелеккә каршы канун "ярдәмендә" татар халкы һәм Русиянең бүтән урыс булмаган халыклары киләчәктә милли әдәбиятсыз, милли мәдәниятсез, милли матбугатсыз калачак, чөнки туган телләрендә тиешле белем алмаган балалар боларны тудырып, яңадан кабатлап үстерә алмаячак. Шулай килеп чыга: урыс булмаган халыклар Русиягә эш аты, эш малы, сугыш вакытында "пушечное мясо" буларак кына кирәк, ә аларның телләре, мәктәпләре, дәреслекләре – кирәкми! Милләтләр үзләре дә кирәк булмаячак, бу канунның максаты – Русиядә киләчәктә бер генә милләт булсын, бер тел, бер дин генә калсын, ул да булса, православ урыслар. Бу мәгариф, тел сәясәте тормышка ашса, Русия халыкларының мәдәниятләре күптөрлелеге югалачак, дөнья мәдәнияте хәзинәсенең саллы бер өлешен тәшкил иткән бу байлык юкка чыгачак", ди Фәүзия Бәйрамова.

Язучы мәктәпләрдә элек булган милли-төбәк компонентын кире кайтарырга кирәк, дип саный. Мондый ысулны куллану төбәкләргә мәгариф һәм тел өлкәсендә мөстәкыйль эш итәргә, телләрнең торышына карап, аларны үстерү өчен чаралар күрергә мөмкинлек бирә иде, ди ул.

Чәршәмбедә Төньяк Осетиядә яшәүче галим Тамерлан Камболов та Русия халыклары телләрен яклауны сорап БМОга мөрәҗәгать язган иде. Ул мәгариф канунына төзәтмәләр тормышка ашса, бу хәл Русия халыкларының йөзләгән теленә киләчәктә сакланып калу һәм үсү мөмкинлекләрен куркыныч астына куячак, дип белдерде.

Фото: Фәүзия Бәйрәмова

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев