Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Габделфәт Сафин җырчы булу өчен уку мәҗбүри түгел дигән фикердә

“Тукай да шагыйрь булу өчен бер кайда да укымаган”, - ди ул.

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин фикеренчә, җырчы булу өчен укырга кирәкми. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендә әйтте.

“Җырчыга уку дигән сүзтезмә бар. Минем күңелемә хас нәрсә түгел бу. Тукайны уятып: “Тукай, давай, тор. Монда шагыйрьләр академиясе ачылды. Син әле 300 генә шигырь язып киттең. Шунда укып чыксаң, гений буласың!” дисәләр. Ни үзгәрә? Андый шагыйрьләр институты юк бит. Кем шагыйрьгә укый – берәү дә. Художникка укытмыйлар. Бакый Урманче булу өчен дә укытмыйлар.

Операга кирәк укырга – кирәк. Төрле инструментларда уйнау өчен музыкантларга кирәк. Җырчыга уку – минем өчен - чит, ни әйтергә дә белмим мин”, - диде җырчы.

Габделфәт Сафин фикеренчә, җырга сәләт кешегә җан иңгәч тә билгеле була.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X