Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Габдулла Тукай исемендәге музейда «Исемдә калганнар» дигән күргәзмә ачыла

Күргәзмә 2020 елның 25-нче февраленә кадәр эшләячәк.

 6-нчы декабрьдә Габдулла Тукай әдәби музеенда татар шагыйренең автобиографик повесте язылуга 110 ел тулуга багышланган «Исемдә калганнар» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Экспозицияне Б.М. Әлмәнов исемендәге 3-нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләре тәшкил итәчәк.

«Исемдә калганнар» дигән автобиографик повестьта Габдулла Тукай үзенең балачак елларын сурәтләгән. Әлеге әсәр классикның тормыш юлын өйрәнүнең кыйммәтле чыганагы һәм татар әдәбиятында автобиографик повесть жанрында беренче әсәр булып тора.

Яшь рәссамнар үз эшләрендә кечкенә Габдулла Тукайның балалык хис-тойгыларын җиткерәләр.

Күргәзмә 2020 елның 25-нче февраленә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев