Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең зур гала-концерты узды

Конкурста 3557 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза, мәсәл жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим иткән. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынган. Шуларның 40ы җиңүче исеменә лаек дип табылган.

Җиңүчеләр арасында райондашыбыз - Саба гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучысы Фәридә Илфат кызы Галимуллина да бар(җитәкчесе Р. М. Газиянова). Ул конкурсның "Проза" номинациясендә 2нче урынга лаек дип табылды.

Фәридәне чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев