Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гадел Вафин Арчада агуланган балаларның сәламәтлеге турында сөйләде

Татарстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, балалар мәктәп ашханәсендә ашаганнан соң, Арча үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Арчада агуланган барлык балаларның сәламәтлеге уртача халәттә, тотрыклы. Дәваланудан соң, аларның хәле яхшырган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткерде.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, министр балалар мәктәп ашханәсендә ашаганнан соң, Арча үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итүен әйткән. Аннан аларны Казанга Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар.

Внеочередное заседание комиссии РТ по предупреждению и ликвидации ЧС

Сүз Казанбаш урта мәктәбенең 30 укучысы, бер укытучысы һәм бер баланың апасы турында бара. Аларга эчәклек инфекциясе диагнозы куелган. Барысында да охшаш симптомнар.

Гадел Вафин Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә балалар өчен өстәмә ятаклар урнаштырылуын, интенсив дәвалау баруын, анализларны белгечләр тикшерәчәген әйткән.

"Татар-информ" Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты, дип хәбәр иткән иде.
 

 

Безгә Telegramда язылыгыз


Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз 

Фикерләр

 

 

Сәхифәләр

Агентлык турында

Социаль челтәрләр

  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

© 2018 "Татмедиа" ААҖ филиалы "Татар-информ" МА Татарстан Республикасы мәгълүмат агентлыгы

ГМЧ теркәү турындагы таныклык ЭЛ № ФС77-40391 30.06.10 елдан.

«Татар-информ», мәгълүмат агентлыгы буларак, Элемтә, информацион технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) теркәлгән. Гамәлдәге таныклык номеры – 2016 елның 15нче сентябреннән ИА № ФС 77-67031. 1991 елның 27нче декабреннән кабул ителгән ММЧлар турындагы Федераль законның 23нче матдәсе нигезендә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының хәбәрләрен һәм материалларын тараткан башка массакүләм мәгълүмат чараларына аңа гиперсылтама кую мәҗбүри. 

Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

Редакциянең адресы

Телефон

Электрон почта

Оештыручы

Генераль директор

Баш редактор

Шеф-редактор

420066, Казан, Декабристлар урамы, 2

+7 (843) 222-0-999

info@tatar-inform.ru

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте

Садыйков Шамил Мөхәммәт улы

Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы

Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

     Яндекс цитированияСистема Orphus

Фото: prav.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев