Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ГАДӘТИ ТҮГЕЛ МӘКТӘПНЕҢ ГАДӘТИ ТҮГЕЛ УКУЧЫЛАРЫ

Бу мәктәп башкалар өчен ябык булса да, биредә шундый ук гадәти укучылар укый, теләсә-кайсы мәктәптәге кебек үк төрле чаралар уза, сәламәт тормыш рәвешен алга сөрә. Сүз Казанның Левченко бистәсендә урнашкан Галләмов исемендәге республика девиант тәртипле балалар һәм яшүсмеләр өчен ябык типтагы махсус урта мәктәп турында бара.

15 сентябрь көнне әлеге мәктәптә «Үз юлыңны сайла!» дигән акция үтте. Ул Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе тарафыннан «Дети России-2018» оператив-профилактик операциясе вакытында уздырылды. Акциядә Росгвардия, Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, «WindRose» һәм «TRESPASSERS» мотоклублары вәкиллләре дә чыгыш ясады.

«Куркып калдым»

Әлеге акция бер үк көнне өч мәктәптә узды. Беренче булып Казанның 80нче урта мәктәбе, 177нче лицей укучылары “үз юлларын” сайлады. Соңрак чараның иң масштаблысы Левченко бистәсендә урнашкан Галләмов исемендәге республика девиант тәртипле балалар һәм яшүсмеләр өчен ябык типтагы махсус урта мәктәбе укучылары өчен узды.

Мототехника, махсус отряд (спецназ) кораллары, кинологик хезмәт үзәге эшчәнлеге белән дә таныша алды укучылар. Егетләргә иң кызыгы дүрт аяклы дуслар – этләрнең ничек хезмәт иткәнен үз күзләре белән күрү булды. Мисал өчен, мәктәп укучыларының берсе сумкасына наркотик имитаторы салынды. Өйрәтелгән эт шуны исе буенча эзләп табарга тиеш иде. 5-6 егет арасыннан сумкасында шундый матдә яшерелгән малайны тиз тапты эт. Укучылар моңа шаккатты.

– Мондый чаралар бездә еш уздырыла. Бүген наркотиклар эзли торган эт минем янга килгәндә, бераз куркып киттем, чөнки мин аның сулышын кулымда тойдым. Дөресен генә әйткәндә, этнең наркотикны шулай тиз табуын көтмәгән идем. Башта башка малайларны карар, иң ахырдан гына миңа килер, дип уйладым. Шунда ук миңа туры килгәч, шаккаттым. Иң мөһиме – бу тормышта наркотикларсыз юлны сайларга. Әгәр әшәке матдәләр кабул итүне сайласаң, бөтен гомереңне югалтасың, бар акчаңны, әйбереңне шуңа гына әрәм итәсең, – ди Хәсән.

Егет белән бер мәктәптә укучы Руслан да аның белән килешә.

– Мин дә наркотикларсыз яшәү яклы, спорт белән бергә булган яшәү рәвеше өчен яклы мин. Наркотиклар кулланып, син акчаңны гына туздырасың, сәламәтлегеңне югалтасың. Җитмәсә, үзең генә кулланып түгел, бүтәннәргә да тәкъдим итеп, башка кешенең гомерен харап итүең бар, – ди Руслан.

Өй эше өйгә калмый

Сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен әлеге мәктәптә шартлар җитәрлек. Футбол ярышлары еш уза. Мәктәпнең өченче катында тренажерлар залы бар, малайлар анда директорлары белән бергә шөгыльләнә. Дзюдо, хоккей секцияләре дә бар. Мәктәп арасында да, башка мәктәпләр белән дә ярышалар. 2017 елның маенда Сочи шәһәрендә футбол буенча ярышларга барып, беренче урынны яулап кайтканнар. Хәсән хоккей, футбол белән шөгыльләнсә, Руслан тренажерлар залына, футболга йөри.

Левченко бистәсендәге әлеге мәктәп башкалардан бераз аерыла. Малайлар иртәдән 14.00гә белем ала. Аннары остаханәләре башлана. Биредә укучылар төрле төркемнәргә бүленеп, кием, уенчыклар тегә; крестик белән салфетка чигә, прихватка бәйли; рәсем ясый, әвәләп ясый; агачтан төрле фигуралар эшли; агачны яныдырып төрле эшләнмәләр башкарып чыга. Әлеге мәктәп махсус грант та откан. Шуңа күрә бу остаханәләргә өстәп, киләчәктә малайлар штукатур-маляр, чәчтарашка укып, һөнәрле дә булачак икән әле. Профориентация буенча яңа электив курс дәрес тә өстәлгән.

Кичке сәгать 5тән соң бераз буш вакытлары була. Аннан соң төрле чаралар уза, спорт секцияләренә йөриләр. Бу малайларның, тиен кебек тәгәрмәчтә әйләнеп, дәрес хәзерләргә дә вакыты калмый, дип уйлыйсыңдыр. Баксаң, алар дәресләрен уку вакытында ук ясый икән. Дәрестә яңа тема өйрәнәләр, шунда аларга бирем бирәләр, аннары малайлар аны дәрес вакытында ук хәзерлиләр. Ягъни өй эше өйгә калмый. Кичке сәгать 9да йокларга ятып, иртәнге 6.30да торалар.

– Тәмәке тартучыларга – тартуларын, алкоголь кулланучыларга эчүне ташларга киңәш итәм. Иң яхшысы – боларның берсен дә башламаска. Иң шәбе – спорт белән шөгыльләнеп, зур уңышларга ирешергә. Ә алкоголь, табак белән бергә бернинди уңышка да ирешеп булмый. Безгә кеше карап, безнең белән горурлануларын телибез. Моңа иң беренче чиратта тырышлык кына кирәк, – ди егетләр.

Аларның үзләренең уңышлары да юк түгел: футбол, хоккей, рәсем буенча урыннар яулаганнары бар икән.

Өйгә кайтасың килсә – балл җый!

Әлбәттә, шушы махсус мәктәпкә малайлар тик торганда гына эләкми. Барысы да мәхкәмә карары белән хәл ителә. Араларында төрле укучылар бар: кайсыдыр караклык, талауда гаепләнгән, мәктәпкә йөрмәүчеләр, тәртипләре начар булучылар аркасында да монда эләккәннәр бар. Башта алар балигъ булмаган тәртип бозучылар исәбенә эләгә, аннары суд аларга изоляция өчен күпме вакыт кирәклеген хәл итә. Кемгәдер – 3, кемгәдер – 2, кемгәдер 1 ел бирелә. Шуннан алар «девиант тәртипле» дигән статус ала икән. Күбесенең гаиләләре тулы түгел.

Тик шунысы да бар: малайларның күбесе бу мәктәптә 11 сыйныфны да укып бетерергә тели. Укучының срогы тәмамланса, әмма ул укуын биредә дәвам итәргә теләсә, махсус документлар әзерләп, судка мөрәҗәгать итә. Һәм аңа урта белемне биредә алып бетерергә рөхсәт итәләр. Алар бөтен кеше белән бер дулкында БДИ тапшыра алмаячагын аңлап, биредә калып укуларын тәмамларга тели.

– Бездә хәзер 54 укучы белем ала. Малайлар мәктәптән чыгып киткәч тә, без аларга кул селтәмибез, тормышларын күзәтеп барабыз. Безнең социаль педагоглар, һәр квартал саен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкилләре белән элемтәгә чыгып, тормышларында катнаша. Мәктәпне тәмамлаганнар арасында туры юлны сайлаучылар да бик күп. Армиягә барып, исән-сау хезмәт итеп кайтучылар да, контракт буенча хәрби хезмәтләрен дәвам итүчеләр дә бар. Укучылар арасында туры юлны сайлаучылар якынча 20 процентны тәшкил итәдер. Әгәр малайларның берсе генә булса да, туры юлны сайласа, бу инде бик әйбәт, – дип сөйли рус теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Агишева.

Хәер, әлеге мәктәптә профилактик чаралар гына түгел, башкалары да бик еш була. Россия Кыш бабае да еш кунакка килә. Өлкәннәр көне вакытында малайларның әби-бабайлары биредә була. Малайлар янына кунакка килүчеләр арасында да дәү әти-дәү әниләр күпчелекне тәшкил итә икән. Шимбә-якшәмбе көннәрендә КППда махсус урында әти-әниләр, әби-бабайлары малайлар янына килә ала. Бу мәктәптә, вузлардагы сыман, балл системасы эшли. Әгәр укучылар үзләрен яхшы күрсәтсә, каникуллар вакытында аларны 1-2 көнгә өйгә җибәрергә мөмкиннәр. Мисал өчен, грамота алса, балл бирелә, үзен начар тотса, баллар алына. Аннары уртача балл санап чыгарыла.

Бүген спорт, иҗат, фән белән шөгыльләнү мөмкинлекләре күп төрле. Шуңа да бу мәктәп укучыларына да тискәре эмоцияләргә урын калмаган юлны сайларлар, дип ышанып кала Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе. Иң мөһиме: барлык уңай башлангычлар да бары тик канәгатьләндерү хисе алып килсен.

Фото: автор фотолары, http://yalkyn.com

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев