Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаиләгә парковка урыны алу өчен акча бүлеп биреләчәк?

Дума депутаты гаиләгә парковка урыны алу өчен акча бүлеп бирергә тәкъдим итте.

Россиядә гаиләләргә автомобиль өчен парковка урыны сатып алырга ярдәм итә торган дәүләт программасы кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Василий Власовның сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка юллаган хатында шул турыда сүз бара. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Аерым дәүләт программасы булдыруны максатка ярашлы дип саныйм. Анда гаиләләргә, аларның кайсы субъектта яшәвенә бәйле рәвештә, парковка урыны сатып алу өчен 200 000 – 500 000 сумлык сертификатлар бирү күздә тотыла», - диелә хатта.

Депутат сүзләренчә, россиялеләр арасында «Гаилә автомобиле» һәм «Беренче автомобиль» дигән ташламалы автокредит бирү программалары бик популяр, әмма машинасы булган кешегә парковка урыны да кирәк. Шул ук вакытта, күп кенә гаиләләрнең мондый урын сатып алырга хәленнән килми, дип искәрткән Василий Власов.

Ул министрга әлеге инициативаны гамәлгә ашыру мөмкинлеген анализларга кушкан.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев