Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галимнәр Баренц диңгезендә климатның кискен үзгәрүен фаразлый

Белгечләр фикеренчә, төбәктәге арктик климатны җылы һава торышы алыштырырга мөмкин.

Норвегия галимнәре Баренц диңгезенең төньяк өлешендә климатның кискен үзгәрүенә игътибар иткән. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Белгечләр фикеренчә, төбәктә арктик климатны җылы һава торышы алыштырырга мөмкин. Бу Арктика бозлары эрү нәтиҗәсендә барлыкка килә торган төче суның күләме кимү белән бәйле.

Төче суның күләме кимү Арктикада «кайнар тап» хасил булуга китергән, ди галимнәр. Ул Баренц диңгезенең экосистемасына, шул исәптән диңгездә яшәүче имезүче хайваннарга тискәре йогынты ясарга мөмкин. 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев