Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галимнәр быел уңыш әйбәт булыр дип фаразлый

«Культураларның һәм туфракның хәзерге торышын исәпкә алганда, быел гектарыннан кырык центнер уңыш алу мөмкинлеге бар», — дип сөйләде Тимур Әүһәдиев.

КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев фикеренчә, быел уңыш начар булу өчен сәбәпләр юк.

«Һава торышы җылы булу аграрийлар өчен куркыныч түгел. Агротехник чаралар дөрес үткәрелгән очракта, уңыш әйбәт булачак. Туфракны өйрәнү кафедрасы мәгълүматлары буенча, культураларның һәм туфракның хәзерге торышын исәпкә алганда, быел гектарыннан кырык центнер уңыш алу мөмкинлеге бар. Уңышның начар булуына сәбәпләр юк», — дип сөйләде ул.

Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, культураларга вегетация чоры башында дым җитсә, уңыш әйбәт була.

«Вегетация чоры башында культураның тамыр системасы зәгыйфь була. Шул вакытта явым-төшем аз, эссе булса, тамыр системасы туфрактан дым ала алмый. Вегетация чоры башы май–июнь айларына туры килә, ә аннан соң корылык куркыныч түгел. Май аенда явым-төшем нормасының яртысы яуды, июнь турында да шулай әйтеп була. Кыш көне яуган кардан җыелган дым һәм булган явым-төшем хисабына уңыш әйбәт булыр дип өметләнәбез», — дип сөйләде ул. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев