Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галимнәр Татарстан урманында Пугачев восстаниесе белән яшьтәш имән тапкан

Котлы Бөкәш участок урманчылыгында табылган агачка 230 елдан да ким түгел.

Татарстанның Балык Бистәсе районындагы «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» Дәүләт казна учреждениесенең Котлы Бөкәш участок урманчылыгының 37 кварталында галимнәр ике гасырдан артык үскән уникаль имән тапкан. 230 яшь булуга карамастан, агач яхшы формада һәм көзен мул имән чикләвеге уңышы бирәчәк. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агачның яшен урманчылык һәм «Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясе» Бөтенроссия урман үстерү һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институты федераль бюджет учреждениесенең һәм филиалы хезмәткәрләре билгеләгән.

Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Нияз Таҗмиев әйткәнчә, карт агач урманнарны яңадан торгызу өчен әле хезмәт итәчәк. «Агачның урман патологиясе торышын канәгатьләнерлек дип бәялибез. Көзен бу имәннең чикләвеген җыярга планлаштырабыз», - диде Нияз Таҗмиев.

Фото: minleshoz.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев