Яңалыклар
Гаммәви мәгълүмат чараларында биш тапкыр азрак сүгенә башлаганнар
Әдәпсез сүзләр «Гаммәви мәгълүмат чаралары турында»гы канун нигезендә тыелган.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 2015 елдан Россия гаммәви мәгълүмат чараларында әдәпсез сүзләр биш тапкырга диярлек азрак очрый башлаган. Идарә тармагы 2015 елда мәгълүмат чараларына тиешле нормативларга туры килмәгән сүзләр өчен 47 мәртәбә кисәтү ясаса, 2017 елда кисәтүләрнең саны 10 тапкыр кимегән,...
Әдәпсез сүзләр «Гаммәви мәгълүмат чаралары турында»гы канун нигезендә тыелган.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 2015 елдан Россия гаммәви мәгълүмат чараларында әдәпсез сүзләр биш тапкырга диярлек азрак очрый башлаган. Идарә тармагы 2015 елда мәгълүмат чараларына тиешле нормативларга туры килмәгән сүзләр өчен 47 мәртәбә кисәтү ясаса, 2017 елда кисәтүләрнең саны 10 тапкыр кимегән, дип хәбәр иттеләр ТАСС агентлыгына Роскомнадзорның матбугат хезмәтендә.
Анда билгеләп үтүләренчә, әлеге өлкәдәге уңай динамика редакцияләрнең профиль кануны нормалары һәм таләпләрен үтәү җәһәтеннән җаваплылыгы артуы хакында сөйли.
Роскомнадзорда искәртүләренчә, идарә тармагы даими рәвештә медиабергәлек вәкилләре белән очрашулар үткәрә, аларда гаммәви мәгълүмат чаралары өлкәсендә канун бозуларны кисәтү максатыннан канун нормалары аңлатыла.
Әдәпсез сүзләр «Гаммәви мәгълүмат чаралары турында»гы канун нигезендә тыелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев