Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гашыйклар көне уңаеннан үткәрелүче фотоконкурска фотолар килә башлады! Әйдә, син дә кушыл!

14 февральне күпләр көтеп алабыз. Чөнки бу көнне дөньяның һәр почмагында диярлек Гашыйклар көнен бәйрәм итәләр. Миллионлаган гашыйклар бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлата, бүләкләр бирешә, хәтта кайбер егетләр сөйгән кызларына кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясый.Дуслар, без дә бу бәйрәмнән читтә калмадык - районыбызның иң креатив яшь парына тәмле, татлы бүләк ясарга булдык!...

14 февральне күпләр көтеп алабыз. Чөнки бу көнне дөньяның һәр почмагында диярлек Гашыйклар көнен бәйрәм итәләр. Миллионлаган гашыйклар бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлата, бүләкләр бирешә, хәтта кайбер егетләр сөйгән кызларына кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясый.Дуслар, без дә бу бәйрәмнән читтә калмадык - районыбызның иң креатив яшь парына тәмле, татлы бүләк ясарга булдык!

Конкурс шартлары болайрак: сез туегыздан иң күңелле, кызыклы мизгелне сурәтләүче креатив фото җибәрергә тиеш буласыз. Без һәр катнашучыга номер бирәчәкбез. 13 февраль көнне "Генератор случайных чисел" программасы ярдәмендә без нәтиҗә чыгарачакбыз, һәм 14 көнне әлеге конкурсның җиңүчеләрен редакциягә - татлы бүләк алырга чакырачакбыз! Бүләгебез дә шәп! Матур, татлы, тылсымлы (!) ТОРТ!!! Бу тортны ашагач мәхәббәтегез тагын да артачак ди!

Безнең спонсорыбыз - Сабада иң шәп тортлар ясаучы Лилия Фатыхова! Аның "Карамель" кондитерскаясында ясалган тортлар затлылыгы, тәмлелеге, матурлыгы, баллылыгы белән аерылып тора! "Карамель" туган көннәргә, юбилейларга, туйларга тортлар һәм башка төрле тәм-томнарга заказлар кабул итә. Рәхим итегез!

________________________________

Фотоконкурска инде фотолар килә башлады. Менә алар:

№1.

Ленар-Алинә Сибагатовлар 2012 елның 6 июлендә гөрләтеп туй уздырганнар. Әлеге фото да шуны дәлилләп тора кебек. Алинә бу фотога шигъри юллар белән комментарий бирде: "Бүген дөнья гаҗәп нурлы, елмая ул, шатлана! Бөтен дөнья бәйрәм итә - безне котлап шатлана! Шушы көннән башлап камыт кию башлана..."

№2

Марсель-Гөлинә Минһаҗевлар. 2012 елның 8 декабрендә өйләнешкәннәр. Туй шулкадәр күңелле үткән ки, хәтта кияү егете арып, утырган җиреннән йоклап киткән!

№3

Ирниз-Гөлгенә Хәссамовлар. Туй 2014 елның 14 ноябрендә булган. "Гаиләдә кем баш?"

№4

Сабадан Дилүс һәм Гөлназ Зариповлар: "Без 2010 елның 8 октябрендә өйләнештек. Тимершыкның Изгеләр чишмәсенә кергәч, фотограф безне шулай тошереп алган.Бу фотоны карагач гел шул чакны искә төшереп елмаеп куябыз".

5.

Данир-Ләйсан Хаҗиевларның туйлары 2010 елнын 17 декабрендэ гөрләп үткән. "Мин иремне бик каты яратам, хәтта кулда гына кутәреп йорим" ди Ләйсән.

6

Сабадан Райлә һәм Искәндәр Вәлиевлар туеннан кызыклы күренеш.



Бу мизгелдә минем хатын,

Бар дөньясын онытты.

Эләктеңме, кадерлем? дип...

Алдына ук утыртты.



Гүя мондый күренешне,

Күптән инде көткәнмен.

Арыганга, сабый кебек,

Изрәп йоклап киткәнмен...

Фотолар кабул итүне дәвам итәбез, әйдәгез, активрак дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев