Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ ягулыгына күчүчеләргә 30% ташлама ясала

Россиядә транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү буенча 2023 елга кадәр исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла. Татарстанда чыгымнарның 30 проценты кире кайтарып бирелә.

- Транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүчеләргә уңайлык тудырылды. Түләү башкарганда ук 30 процентны кимрәк түлисең. Автосервис 30 процент ташлама акчасын соңыннан үзе барлап ала. Моңа кадәр транспорт хүҗасы документлар җыеп мәшәкатьләнергә мәҗбүр иде, - дип хәбәр итте Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин.

Дөрес, әлегә 30 процентка киметелгән түләү исәп-хисабын транспорт чарасын газ ягулыгына көйләүче пунктларның (ППТО) җидесе генә башкара. Аларның адреслары Икътисад министрлыгы сайтында бар. Транспорт чарасын газ ягулыгына көйләү белән дә шөгыльләнергә уйлаган автосервислар «Газпром газомоторное топливо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Казан филиалына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
- Программа март аенда старт алды, шуннан бирле 200 гариза керде, шулардан 60 транспорт чарасына газ җиһазы көйләнде, 48 кеше инде субсидия акчасы алды. Боларга өстәп, әле 1,5 мең кубометр газ тутыру өчен ягулык картасы бүләк ителә, - диде Рөстәм Сибгатуллин.

Транспорт стандартындагы газ ягулыгының 1 кубометры - 11-12 сум. Мисал өчен, «Лада Гранта» җиңел автомобилендә йөз чакрым арага 10 литр бензин кирәк, түләү 337 сумга төшә. Әгәр метан газы куллансаң, шушы араны узу өчен 115 сум гына акча китә, ягъни 222 сум акчаң «табыш» сыйфатында кала.

Татарстан Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының тирә-юнь мохитне саклау идарәсе җитәкчесе Альберт Шубин газ ягулыгын куллануның табигатькә дә файдага булуын искәртте.
- Республикада быелның 1 гыйнварына бер миллион 210 мең транспорт чарасы исәпләнә, - диде Альберт Шубин. - Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һаваны 70 процентка нәкъ транспорт чаралары пычрата.

Автор фотосы

Дамир Бәдриев

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев