Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газга өмет зур, бурыч та!

Татарстанда газ куллану күләме арткан. Моны респу­бликаның сәнәгать тармагындагы үсеш белән аңлаттылар. Бүген бер миллион ярымга якын фатирда, 20 меңнән артык предприятиедә “зәңгәр ягулык” бар. Бензин бәясе кесәгә суккан заманда, юллардагы автомобильләр дә газ-мотор ягулыгына күчеп бетмәгәе әле. Татарстанның баш газчысы куллану­чылар­ның җавапсызлыгына гаҗәп­ләнүен дә яшермәде.

Санкт-Петербургта узачак “Газпром” ГАҖ акцио­нер­ларының еллык җыелышы алдыннан “Газпром трансгаз Казан” генераль директоры Рәфкать Кантюков предприятиенең узган елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Киләсе елга планнары һәм үзен борчыган мәсьәләләр белән дә уртаклашты. Татарстан газ белән 99,5 процентка тәэмин ителгән. Газ продуктлары үткәр­гечләре һәм газүткәргеч-отвод­ларның гомуми озынлыгы 6 мең чакрымны диярлек тәшкил итә. Татарстанда 196 газ бүлеп җибәрү станциясе гамәлдә. Узган ел ре­спубликаның газ торбалары чел­тәре дә 486 чак­рымга “үскән”. Хәзер әлеге сан 41 мең 442 чакрымга тиң. Алдагы ел белән чагыштырганда, былтыр республикага газ җибәрү күләме 8,8 процентка арткан. Әлеге күрсәткеч быел да югары үрмәләячәк дип фаразлана. “Татарстанның сәнә­гать тармагы үсү белән беррәттән, “зәңгәр ягулык”ка булган ихтыяҗ да арта”, – ди Рәфкать Кантюков. Мисал итеп ул “ТАИФ”ның нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү заводын китерде. 

Татарстаннан читтә дә көтәләр

Республика газчыларының кул кушырып утырырга вакытлары юк. Рәфкать Кантюков алдагы өч-дүт елга билгеләнгән эшләр турында сөйләде. Ел азагына кадәр тармакта 2,66 миллиард сумлык эш башкару күздә тотыла. Шул исәптән 590 миллион сумнан күбрәк акча, Иннополиска җибәрелүче газ кү­ләмен арттыру өчен, “Газпром”­ның инвестицион проекты булган “Елизаветино авы­лына кадәр га­з­үт­кәргеч-от­вод төзелеше”н дәвам иттерүгә тотылачак. Илнең IT-башкаласы үсә, димәк, “зәңгәр ягулык”ка булган ихтыяҗ да арта. “Бу – бик катлаулы бурыч”, – ди Рәфкать Кантюков. Татарстан газчыларына хәтта су астыннан торба үткәрергә туры киләчәк. Зөя елгасы төбеннән 1,5 чакрым араны узасы. Төзелеш эшләрен 2019 елда ук тәмамлап, объектны кулланылышка тапшырмакчылар.


“Миңлебай – Казан газүткәр­гечен төзекләндерү” проектын тормышка ашыру да дәвам итә. Узган ел ахырында, мәсәлән, рес­публикада иң зур газ бүлү станциясе файдалануга тапшырылды. “Богородское” станциясе елына 5,25 миллиард куб метр ягулык җитештерә ала. Чагыштыру өчен, төзекләндерүгә тотынганчы, га­мәлдә булган берничә газ бүлү станциясе елына 2,3 миллиард куб метр газ белән тәэмин иткән. Шул рәвешле Казан зонасында алдагы илле елга “зәңгәр ягулык” белән тәэмин итү мәсьә­ләсен хәл иттеләр. Алдагы өч-дүрт елда инвестицион проектны тулысынча тормышка ашырып бетермәк­челәр. “Моның өчен якынча ике миллиард сумнан артык акча кирәк булачак”, – диде генераль директор. “Яңа Тура – Пермь – Горький” һәм “Миңлебай – Түбән Күл” газүткәргечләрен тө­зек­лән­дерүне тәмамларга да ниятлиләр.


“Тагын бер зур проект – “Можга – Алабуга” магистраль газүт­кәр­гечен төзекләндерүгә бәйле эш тә алып барыла. Чулман елгасы аша 2,5 чакрым араны узу һәм 70 чак­рым газүткәргеч төзү каралган”, – ди Рәфкать Кантюков. Аның аша ”ТАИФ”, ТАНЕКОга елына өч миллиард куб метрга кадәр газ озату каралган. Хәер, яңа газүткәргечне Татарстанда гына түгел, Башкортстан, Самара, Түбән Новгород һәм Европада да көтәләр.

“Өч тапкыр арзанрак”

Юллардагы автомобильләр дә газ-мотор ягулыгына күчеп бетмәгәе әле. Рәфкать Кантюков фикеренчә, бүгенге кебек бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәт­лән­гән заманда, рульдәгеләр өчен газ коткару чарасына әйләнергә мөмкин. “Ул өч тапкыр диярлек арзанрак тора. Экология турында да онытырга ярамый. Бөтен шә­һәр транспортын газга күчерер идем. Мондый проект Түбән Камада тормышка ашырылды инде. Автотранспорт предприятиесе янәшәсендә газ тутыру станциясе төзедек. Нәтиҗәсе буларак, оеш­маның ягулыкка киткән чыгымнары кимегән. Бүген газ автомобиль транспорты өчен иң кулай ягулык булып тора. Машинаны “зәңгәр ягулык”ка күчерүгә кит­кән чыгымнар ике елда үз-үзен аклый”, – ди ул.


Рәфкать Кантюков, бөтен халык дәррәү кубып машинасын газга күчерә башласа, ягулык салу станцияләре җитәрме, дип борчылу белдергән журналистларны да тынычландырды. Билгеле булганча, республика газ ягулыгын куллануны арттыру юнәлешендә тәҗрибә мәйданы итеп сайланды. Әнә соңгы өч елда Татарстанда автомобильләргә газ тутыру компрессор станцияләре челтәрен зурайтып, тагын тугыз станцияне сафка бастырганнар. Хәзер алар­ның саны 19га җитә. Ил төбәкләре арасында иң зур сан бу! Газ ягулыгы салу станцияләре республи­каның барлык шәһәрләрен колачлый. Алга таба аларның саны тагын да күбрәк булачак әле. 2018-2019 елларда Зәй һәм Әлмәттә ике станция төзү каралган. Буадагысын яңарту эшләренә тотынмакчылар. Моннан тыш, Татарстанның баш газчысына тагын берничә район башлыгы үзләрендә газ салу станциясе төзүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. Былтыр газ салу станция­ләре челтәре аша 28 миллион 600 мең куб метр тыгызландырылган табигый газ сатылган. Соңгы өч елда әлеге күрсәткеч ике тапкыр диярлек арткан. Татарстанда биш меңнән артык машина “зәңгәр ягулык”та йөри.

Бурычлылар Казанда күбрәк

Газчылар бик сабыр да әле. “Ре­спублика халкы һәм оешма-предприятиеләрнең ягулык өчен 650 миллион сумга якын бурычы бар. 28 меңгә якын кулланучы өч айдан артык исәп-хисап ясамаган. Әҗәтлеләрнең күбесе Казанда яши. Кибеттә беркем дә ипи-сөтне бушлай бирми бит. Газ да – шул ук товар. Аның өчен түләргә кирәк! Кулланучылар аңлырак булсын иде. Болай да, халыкның хәленә кереп, өч айга кадәр бурычларын түләгәнне көтәбез. Моңа да карамастан, 27 мең 892 кулланучы әлеге чикне дә узып киткән әнә. Зур булмаган шәһәр халкы кадәр бит бу! Ахыр чиктә судлашып йөрергә туры килә”, – ди Рәфкать Кантюков.


Татарстанның баш газчысы әйтүенчә, килешү нигезендә кулланучы өч айдан да күбрәк ягулык өчен түләми икән, аны, бурычын кайтарганчы, газдан өзәргә мөмкиннәр. Ә “зәңгәр ягулык”ны яңадан тоташтыруга бәйле чыгымнарны ул үз кесәсеннән түләячәк. “3 мең 726 кулланучыны газдан өзү турында карар кабул ителде. Ике меңгә якыны “зәңгәр ягулык”ка вакытында исәп-хисап ясамаган өчен тиешле җәзасын алды инде. “Кара исем­лек”тә 10 меңгә якын кулланучы бар иде. Тик газдан өзә башлагач, 4 меңнән артыгы шунда ук түләде. Акчасын да тапканнар! Бу чиккә кадәр ник китереп җиткерергә?” – ди Рәфкать Кантюков. Бүген Татарстанда “зәңгәр ягулык”ның бер куб метры 5 сум 48 тиен тора. Быелның 1 июленнән газ бәясе 5 сум 57 тиенгә кадәр артачак.

Йөздән артык “өй туе”
6-2
Оешмада 10 мең 807 кеше эшли. Ел дәвамында эшкә яңа урнашучылар яки үз теләге белән эштән китүчеләр нибары 1 процент тәшкил иткән. Былтыр һәр икенче хезмәткәр диярлек белемен арттырган, 110 эшче “өй туе”н үткәргән. Татарстан газчылары сәламәт яшәү рәвеше турында да ишетеп кенә белми. 11 меңгә якын хезмәткәрнең 6 меңе спорт белән даими шөгыльләнә. Моның өчен оешмада даими рәвештә спорт чаралары үткәрә­ләр. Ун тапкыр Россия чемпионы, җиде тапкыр Россия Кубогы иясе, алты тапкыр Чемпионнар лигасы җиңүчесе “Зенит – Казан” волейбол командасы белән горурлануларын да яшермиләр. “Спортчы­ларыбызның уңыш серләрен чишеп бетермим, алайса, барысы да чемпион булачак, безгә көндәш­ләр кирәкми”, – дип уенын-чынын бергә кушып әйтте Рәфкать Кантюков.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев