Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гериатрик кабинетлар ел ахырына кадәр Татарстанның барлык муниципалитетларында да барлыкка киләчәк

Киләсе елга тугыз гериатрик кабинет ачу планлаштырыла. Гериатрик кабинетлар бу ел ахырына кадәр Татарстанның барлык муниципалитетларында ачылачак.

Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков республика Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

"Без 2020 ел ахырына кадәр тагын 21 гериатрия кабинетын ачарга планлаштырабыз. Шулай итеп, безнең алга куелган бурычыбыз республиканың барлык 45 муниципалитетында да гериатрик кабинетлар ачу”, - диде спикер.

Моннан тыш, 2021 елда тагын тугыз гериатрия кабинеты җиде медицина оешмасында барлыкка киләчәк, дип вәгъдә итте Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары. Гериатрик кабинетлар «Демография» милли проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты буенча төзелә. Гериатр табиблары картаю билгеләрен ачыклыйлар һәм ишетү, күрү, хәтер һәм башкаларның үткенлеген киметүне дә кертеп дәвалыйлар.

Элегрәк ТР сәламәтлек саклау министрлыгы өлкәннәргә өйдән тагын бер тапкыр чыкмаска кушты. Хроник авырулары булган татарстанлыларга сәламәтлекләренә аеруча сак карарга тәкъдим ителде.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев