Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлбикә Кәримова туган көнен билгеләп үтте

Теләчедә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое, КПССның ХХV съезды делегаты, «Татарстан АССРның иң яхшы сыер савучысы» дигән мактаулы исем иясе Гөлбикә апа Кәримова кичә үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Саба районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләделәр, чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

“Теләчедә яшәсәм дә, хезмәт эшчәнлегем Саба районы белән бәйле. Бер дә онытмыйсыз, гел хәлемне белеп, туган көннәремне искә алып торасыз, рәхмәт сезгә, сабалылар!”дип, Гөлбикә апа райондашларыбызга җылы хисләрен җиткерде.

Әле туган көн бәйрәмнәре алга таба да күп булсын,сәламәт булыгыз, иминлектә яшәгез, Гөлбикә апа!

Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә Татарстанда 154 кеше ия була, бүгенге көндә шуларның 70кә якыны гына республикада яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев