Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлнара Тимерҗанова: «Гастрольгә йөрүне күз алдыма да китерә алмыйм»

Узган ел җырчы Гөлнара Тимерҗанова улы Идел янына иптәшкә кечкенә генә бер кызчык алып кайткан иде. Гөлнараның соңгы арада тамашачы күзеннән югалып торуының сәбәбе дә шунда. Җырчы бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнә? Айзифаның хәлләре ничек? Җырчы белән җәһәт кенә әңгәмә корып алдык. - Гөлнара ханым, хәлләрегез ничек? Нинди эшләр белән...

Узган ел җырчы Гөлнара Тимерҗанова улы Идел янына иптәшкә кечкенә генә бер кызчык алып кайткан иде. Гөлнараның соңгы арада тамашачы күзеннән югалып торуының сәбәбе дә шунда.

Җырчы бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнә? Айзифаның хәлләре ничек? Җырчы белән җәһәт кенә әңгәмә корып алдык.

- Гөлнара ханым, хәлләрегез ничек? Нинди эшләр белән мәшгульсез?
Аллага шөкер, барысы да әйбэт. Тормышыбыз, Ходай кушканча, әкрен генә үз агымы белән ага. Әлеге минутта кызыбызга төшке аш әзерлим.

- Җәйләрне ничек уздырдыгыз? Ял итәргә мөмкинчелек булдымы?
Җәйне Казанда үткәрергә туры килде. Чөнки улым июнь ае буе имтиханнар тапшырды, аннан соң укырга керү мәшәкатьләре белән йөрде. Кызыбыз кечкенә булгач, айның һәр атнасында хастаханәгә йөрдек. Күпме үскәнен белергә яки прививкалар ясатырга чакырып кына тордылар. Сабантуйларда чыгышлар ясадым, минем өчен ял шул булды. Хезмәтемне күрүләре - үзе үк җанга ял. Май ахырында «Мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен» күкрәк тамгасы белән бүләкләделәр.
- Күңелле яңалыгыгыз белән котлыйбыз! Иделне имтиханнар тапшырды, дисез. Кайда укыячак?
Улымның бәхете бар, Аллага шөкер. Имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, 9 нчы сыйныфтан соң IT юнәлешен сайлады. Казан элемтә техникумына укырга керде.

- Айзифа нинди һөнәрләре белән сөендерә?
- Кызыбызга 11 ай булып килә. Йөреп китәргә маташа. «Әттәттә», «Идел» «мәм-мәм», ишектәге кыңгырау тавышын ишетсә, «дин-дин» ди. Ә менә мине «әннә» дип әйтми нигәдер. Аның каравы, телевизордан яки фотоларда күрсә, бармагы белән төртеп елмая. Аның, әнисенең җылы куенына сыенып, «мес-мес» килеп йоклаганын тоеп, үземнең ерак гастрольләргә чыгып китүемне күз алдына да китерә алмыйм.

- Бала алып кайттыгыз да иҗатыгыз бөтенләй тукталды дип әйтеп булмый...
Әйе. Өйдә генә утырсам да, гел эш табылып тора. Төрле чараларга чакыралар. «Нигез» дигән җырыбызга клип төшердек, «Татар җаны» дигән җырыма да шушы көннәрдә клип төшерелеп бетәчәк, Алла боерса. Шулай ук Казанда концерт куярга әзерләнәм. Әлегә төгәл вакыты билгесез.


Ландыш Кәбирова

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев