Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ Асаеваны "үтергәннәр"?!

Социаль челтәрдә җырчы Гөлназ Асаева турында котычкыч хәбәр пәйда булды. "Татар-башкорт эстрадасының танылган җырчысы Гөлназ Асаева бүген төнлә вафат булды. Туганнарына һәм якыннарына сабырлык!" - диелгән анда. Әлбәттә, Гөлназ өчен тәмам куркып һәм борчылып, тиз арада җырчының үзенә шалтыраттык.

"Бу арада температура күтәрелеп, авырып алдым. Тынычлап йоклар өчен телефонны сүндереп куйган идем. Уянгач телефонны карасам, телефон шартлый язган! 100ләгән шалтырату, смс-хәбәр! Нәрсә булды икән дисәм, "син исәнме?", "хәлең ничек?" дигән смслар... Аптырап киттем. Шуннан Инстаграмга кереп директны карагач, барысы да аңлашылды. Бик сәер халәттә калдым, башыма кан сауа язды. Аннан соң "ярар инде, озын гомерле булырмын", дип кенә куйдым", - дип сөйләде Татар-информ хәбәрчесенә Гөлназ Асаева.

Җырчы әйтүенчә, әлеге башка сыймаслык хәбәрне акылга зәгыйфь булган инвалид кыз уйлап чыгарган. Аңа каршы Гөлназ Инстаграмда "Кеше булдым дигәндә генә... инде үтереп тә куйганнар..." дип язган.

 

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X