Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ Шакирова: Марат белән 2 ай гына йөрдек [+фото]

Эстраданың талантлы яшь җырчылары Марат Фәйрушин белән Гөлназ Шакирова никах укыткан! Никах мәҗлесе 15 апрель - җомга көнне Казанның "Туган авылым" ресторанында узган.

- Марат белән икебез дә бер күрүдә үк бер-беребезгә насыйп булуыбызны аңладык. Ике ай гына очрашып йөрдек тә никахлаштык. Никахны Илнар хәзрәт Зиннәтуллин укыды, мәҗлесне Ильяс Халиков алып барды. Барлыгы 34 кеше булды, кунаклар арасында остазым, ТР халык артисты Венера Ганиева да бар иде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Шакирова.

Хәзерге вакытта яшьләр туйга әзерләнү белән мәшгуль. Ул 3 июньдә Түбән Камада (Маратның әти-әнисе шунда яши) узар дип көтелә. Яшь гаилә исә Казанда үз куышларында яшәячәк, дип яза "Интертат.ру" сайты.


http://tuylar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев