Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлшат Зәйни: Табигатьне саклыйк

Кем ничектер, әмма мин табигатькә битараф була алмыйм. Үзебезнең урманда, елга буйларында еш булам. Уйланам… Уйланмаслык та түгел шул. Ник дигәндә, кемдер яраланган кошчык, куян яки башка җәнлекне кызганып, өенә алып кайтып тәрбияли, ботагы сынган агачны дәвалап, бәйләп куеп, яралары төзәлгәнен көтә, икенче берәүләр исә урманнарны күпләп кисә, җәнлекләрне явызларча...

Кем ничектер, әмма мин табигатькә битараф була алмыйм. Үзебезнең урманда, елга буйларында еш булам. Уйланам…
Уйланмаслык та түгел шул. Ник дигәндә, кемдер яраланган кошчык, куян яки башка җәнлекне кызганып, өенә алып кайтып тәрбияли, ботагы сынган агачны дәвалап, бәйләп куеп, яралары төзәлгәнен көтә, икенче берәүләр исә урманнарны күпләп кисә, җәнлекләрне явызларча аулап көн күрә.
Уйга калам: урман - табигатьнең үпкәсе бит. Ә үпкә - организмның төп әгъзаларының берсе. Бүгенге көндә без рухи һәм физик яктан авыру табигатьтә яшәп ятабыз. Иң аянычы шул: яшеллекне, урман-суларны, хайваннар, кошлар дөньясын кешеләр үзләре үк үтерә, кансызларча кылана бит. Үзең утырган ботакка балта белән чабу менә шул буладыр инде ул…
Кечкенәдән күңелемә урман якын булды, чөнки авылыбыз Гөберчәк урман астында урнашкан. Гаять зур безнең урман. Эченә бер кереп китсәң, тиз генә чыгармын димә! Миңа бу урман туган нигез сыман якын, кайсы гына почмагыннан кереп китсәм дә, биш бармагым кебек беләм мин аны. Кайда нинди җиләк үсә, файдалы дару үләннәрен кайдан җыярга була, кайсы гөмбәне каян таба алам - бу турыда инде сүз дә юк. Берничә елдан шушы урманга килеп, анда бушлык күрүдән, үле тынлык ишетүдән куркам мин… «Курыксаң, табигатьне саклауга үз көчеңне куй!» - диярсез. Сез хаклы, ләкин төп көч бердәмлектә икәнен дә онытмасак иде. Милләт, халык авыр вакытта калган чакта кешеләр берләшеп кенә җиңүгә ирешә, без дә бу «тын сугыш»ка битараф калмасак иде. Югыйсә, мәшһүр шагыйребез Г.Тукай әсәрләрендәге «гаскәр кеби басып торган чыршы, нарат»ларыбыз, шул урмандагы җәнлекләр, гөлләр-гөнҗәләр көннәрдән бер көнне юкка чыгарга мөмкин бит…
Гөлшат ЗӘЙНИ,
ТР Экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгының төньяк территориаль идарәсе
I категория белгече.
Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев