Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөмбә һәм баллы борыч белән пешкән ит [рецепт]

800 гр ит, 250-300 гр шампиньон, 2 баллы борыч, 1 суган, 1 кишер, 1 аш кашыгы томат пастасы (кетчуп), укроп, тоз, борыч.

Итне шакмаклап турыйбыз да үсемлек маенда кыздырабыз. Иткә ярымбоҗралап туралган суган, саламлап туралган борыч салабыз. Өч минут кыздырып алгач, икегә ярылган гөмбә, эре угычта уылган кишер һәм томат пастасы өстибез. Биш минут кызганнан соң, 300 мл су салып, 30 минут сүрән утта пешерәбез. Тоз, борыч, укроп сибәбез. Бәрәңге боламыгы белән салып бирәбез.
http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев