Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ГОЛОС. ДЕТИ»: КАЗАН КЫЗЫН МЕЛАДЗЕ САЙЛАДЫ

22 февраль кичендә «Голос. Дети» проектында безнең республика халкы Казан кызы Олеся Машейко өчен җан атып утырды. Бу гадәти генә чыгыш түгел иде. Күзләренә кара күзлек кигән Олеся танылган җырчы Елканың «Грею счастье» җырын башкарды.

 

«Я, грею счастье внутри, смотри.
Оно с тобою связано.
Глаза мои завязаны.
Но я всё вижу».

Шушы сүзләрне җырлаганда, һәр тамашачының күзләренә яшь тыгылгандыр. Валерий Меладзе да кызга борылгач, күз яшьләрен тыеп кала алмады. Бүген Олеся әнисе белән бергә поездда Мәскәүгә «Голос.Дети» проектының чираттагы турына бара. Поезд романтикасына бераз комачаулап, без дә кызның әнисе белән элемтәгә кердек.

– Олесяның «Голос.Дети» проектында катнашу теләге инде күптәннән туды. Тик безнең, анда барыр өчен, финанс мөмкинлегебез юк иде. Шуңа да Путинга видеомөрәҗәгать яздырырга булдык. Бу а барып җитәр, ул безгә финанс яктан ярдәм итәр, дип уйладык. «Голос.Дети» проектына гариза яздык, җыр яздырып җибәрдек. Өч ел узгач, былтырның ноябрендә, безне шушы проектка чакырдылар, – ди Эльмира ханым Машейко.

 

Көтелмәгән чакыру

Бу чакыру алар өчен көтелмәгән була. Бөтенесен ташлап ничек чыгып китәргә? Эльмира ханымның өч баласы бар: Олесяның игезәк сыңары булган кызы һәм бер улы. Өйдәге хуҗалык эшләре дә аның өстендә. Гомумән алганда, тәгәрмәчтәге тиен кебек, бөтерелергә туры килә аңа. Шул вакытта Мәскәүгә күптән көткән чакыруны да кире кагу дөрес булыр микән?

Нәтиҗәдә, Машейко гаиләсе «Голос. Дети» проектында катнашырга карар кыла. Кызлары кастингны уза, сайлап алу турында катнаша. Чыгыш ясаган вакытта әти-әнисе дә сәхнә артында басып тора. Бу вакытта алар йөрәк парәләре өчен куана, аның белән горурлана. Ә Валерий Меладзе борылгач, бер мәлгә катып та калалар. Әнисе сөенеченнән шунда ук елап та җибәрә. Шулай булмый ни: кызының хыялы тормышка аша бит?!

Олеся үзе сәхнәдә чыгыш ясарга оялмый, аның комплекслары юк. Бу аның өчен үтелгән этап инде. Тик бераз гына дулкынлана икән. «Мин чыгам да җырлыйм, ә аннары нәрсә булачагы өчен борчылмыйм», – ди кыз сәхнәгә чыкканда. Бары тик бер әйбер генә борчый аны: җырны дөрес, ноталарын бутамыйча башкарып чыгу.

Эльмира ханым үзе дә артык борчылмый. Чөнки кызы конкурсларда катнашканда, ул һәрвакыт янында була. «Без – нык кызлар, нервларыбыз белән барысы да яхшы. Алдан ук Олесяга иң мөһиме – катнашу икәнлеген, бу проектның бары тик конкурс кына икәнлеген аңлаттык. Кызыбызга бер остаз сайламаса да, моңа борчылырга кирәкмәгәнлеген искәрттек. Чөнки бу проект сәхнәсендә басып тору гына да аның бер хыялының тормышка ашуы иде. Ул безнең белән килеште», – дип елмая әнисе.

«Радио алып баручысы булам!»

Олеся үзе вокал белән 6 яшеннән үк шөгыльләнә башлый. Ә музыкаль мәктәпкә 9 яшендә укырга керә. Хорга йөри, фортепиано, флейтада уйный. Кызга җыр, музыка белән шөгыльләнү үз мөмкинлекләрен күбрәк ачарга ярдәм итә. Конкурсларда катнашып та үзен сыный ул.

– Шуңа да минем мондый проектлар-конкурслар аша һәркемгә үз тавышымны ишеттерәсем, аларга да яхшы кәеф өләшәсем килә. Минем бер зур хыялым да бар. Үскәч, радиода алып баручы булып эшләргә телим. Мин кешеләр белән аралашырга яратам. Эфирга шалтыраткан кешеләр белән сөйләшәчәкмен, төрле уеннар уздырып, бүләкләр өләшәчәкмен. Әлбәттә, үземнең җырларымның да радиодан әйләндерүләрен телим. Мәсәлән, син машинаңа кереп утырасың, ә анда синең җырыңны яңгыраталар. Шәп бит, ә! – ди Олеся.

«Голос. Дети» катнашучысы Казанның 172нче коррекцион мәктәбенең 5нче сыйныфында укый. Әнисе аны һәр иртән транспорт тукталышына илтә икән. Шуннан укучыларны мәктәпләренең махсус автобусы алып китә, уку йорытна кадәр илтеп куя. Мәктәпнең мондый автобуслары барлыгы өчәү. Алар Казан шәһәренең төрле районнарында яши торган балаларны җыя. Дәресләр тәмамлангач, кире тукталышка илтә. Ә Олеся укый торган мәктәп ике катлы. Аңа анда барысы да таныш, җайлы, укучылар анда үзләре генә йөри.

«Барысына да ничек өлгерәсең?» дигән сорауга «Мин вакытны дөрес итеп бүләм, бары шул гына. Дәресләремне мәктәптә хәзерләргә тырышам. Өйгә кайткач, музыка мәктәбенә барырга 1-2 сәгать вакыт калган булса, ял итеп алам. Тагын дәресләр калса, аларны кайткач, хәзерлим», – ди кыз.

Әнисе әйтүенчә, Олесяның туганда күз күреме яхшы була. Ләкин 4 ай тулгач, ул уенчыкларга игътибар итми башлый. Соңыннан, кызның күзенең челтәр катлавы (күзнең яктылык нурларын кабул итүче эчке сүрүе) кубарыла башлый. Башта ул беренче стадиядә генә була. Берничә атнадан инде бишенче дәрәҗәгә үк җитә.

«Олесяны тумыштан ук күрми торган булган дип язучылар да бар. Ләкин аның күзенең челтәр катлавы бала тудыру йортында табибларның кислород белән артык нык киптерү аркасында килеп чыккан. Андый сүзләр язучыларның битләренә төкерер идем. Мондый әйберләрне белмичә язмасыннар иде инде», – ди әни кеше. Интернеттагы мондый мәгънәсез комментарийларны күреп, Эльмира ханымның йөрәге бик әрни.

“Барыбер Меладзены сайлар идем!”

«Беренче канал»дан бара торган «Голос. Дети» тапшыруының бер сезоны да татарстанлылардан башка узмый. Бу проектта финалист булган Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән, республикабызның данын яклаган Рената Таҗетдинова, Ранель Богданов һәм башка бик күп кенә Татарстан егет-кызлары белән барыбыз да горурланабыз.

 

Проектта башкарачак җырларны катнашучылар үзләре сайламый икән. Аны редакторлар тәкъдим итә. Мисал өчен, беренче турда катнашканда, Олесяга бер исемлек бирәләр. Шуннан ул, 2-3 җырны сайлап, аларны өйрәнеп килә. Нәтиҗәдә, редакторлар «Грею счастьем» җырын сайлап ала. Ә Олеся күңелендә бу җырны башкару теләге күптәннән уянган булган.

– Чыгыш ясаганда, мин остазларның һәрберсенең борылып каравын теләдем. Тик миңа Валерий Меладзе борылгач, икеләтә шатландым. Чөнки мине барысы да сайлап алган очракта да, мин үзем барыбер Меладзены сайлар идем. Ул миңа башкаручы буларак та, шәхес буларак та ошый. Без остазлар белән репетицияләр вакытында аралашабыз, – ди ул.

Киләсе турда Казан кызы өчәр кешелек төркемнәрдә җырлар башкарачак.

Олеся, сиңа уңышлар телибез!


Фотолар кызның шәхси архивыннан алынды

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев