Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлсем Рәбгетдинова: «Мәдәният хезмәткәре башкаларга күңел күтәренкелеге, яшәү рухы бирергә тиеш”

Яратып башкарган хезмәт һәрвакыт яшәү шатлыгына, сөенеч чыганагына әверелә. Утыз ел гомерен мәдәнияткә багышлап, халыкка рухи байлык өләшүдә армый-талмый хезмәт куючы Гөлсем Рәбгетдинова мисалында да нәкъ шулай.

 Олы Шыңар мәдәният йорты­ның сәнгать җитәкчесе Гөлсем Әхәт кызы шушы өлкә өчен яралган, аңа бирелеп хезмәт итүче һәм районыбызның мәдәни үсешенә үзенең лаеклы өлешен кертүче шәхесләрнең берсе. Мәдәният хезмәткәренең төп вазифасы – көндәлек тормышыбызны бизәү, аны яктырак, күңеллерәк итү генә түгел, бүгенге көндә алардан киңкырлы белгеч булу таләп ителә. Заманча технологияләрдән файдалану, үзенчәлекле сценарийлар төзү, күп төрле хисаплар әзерләү –хезмәт вазифаларының берникадәре генә әле. Гөлсем Әхәт кызы бу яклап та яшьләргә остаз булырлык.

Бөтен гомере сәхнә белән бәйле булса да, язмам герое профессиональ театрда уйнау иң зур хыял булып калуын яшерми.

"Тормыш ул – сәхнә, без анда барыбыз да артистлар” дигән гыйбарә аның рухына бик тә туры килә.

“Минем тормыш үзе үк уйнаудан тора кебек. Кайчак мин бу тормышта нинди кеше икән, дип тә уйлап куям. Үземнең күңел халәтемне башкалар белән бүлешергә яратмыйм. Эчемдә ут дөрләсә дә, урамга елмаеп чыгарга тырышам. Мәдәният хезмәткәре башкаларга күңел күтәренкелеге, яшәү рухы бирергә тиеш”, –ди ул.

“Тормышым уйнаудан тора кебек” дигәне хак. Дөрестән дә, Гөлсем Әхәт кызы белән аралашу үзе үк бер театр караган кебек. Ул хатирәләргә бирелеп, самими баладай кычкырып көлеп тә җибәрә, шул ук минутта моң-сагышларга бирелеп, уйланып та кала.

“Балачагым бик матур узды. Кече Шыңар авылында гаиләдә биш бала туып үстек. Әтием завхоз булып, әнием колхозда эшләде. Безнең күршедә генә әбиебез яшәде. Әниемнең абыйсының да биш бала иде. Әбиебез кочагында ун бала тәгәрәшеп үстек. Кечкенә вакытта әбием өйрәткән, үзем уйнап үскән уеннарны бүген хезмәтемдә кулланам. Ансамбльләргә йөрүчеләр белән балачак уеннары — әбәкле, чә­кәтле, чүрәкәйле һәм башка күп төрләрне сәхнәләргә алып чыгабыз”, – ди  Гөлсем Рәбгетдинова.

1982 елда 10 сыйныфны тә­мамлаганнан соң Алабуга культура-агарту училищесына укырга керә ул. Канатлы яшьлекнең мавыктыргыч сәнгать дөньясында узган студент елларын бүген дә бик сагынып искә ала. Училищеда үзенең булачак тормыш иптәшен очратып, 18 яшендә Менделеевск районы Турай авылының бар яктан сәләтле егете Рафаэль белән тормыш коралар. Уллары Рәмис туа. Яшь парга уку йортыннан бүлмә бирелә. Гөлсем ханым 3нче курска яшь бала белән килә.

“Укытучыларым бигрәк мәрхәмәтле булдылар. Баламны кереп төрешәләр, йоклагач парта өстенә салабыз. Уянгач, мин ашатырга бүлмәгә чыгып китәм. Аннан группадагы 24 студент чиратлап карыйк идек”, –дип көлә-көлә сөйли ул.

Диплом алганчы ук Әлмәт театры режиссеры аларны үзләренә эшкә чакыра. Яшь бала белән ерак калага китәргә тәвәккәлли алмыйча, документларын кире алып кайтуны Гөлсем ханым тормышындагы иң зур хатасы дип саный. Сәхнәдә төрле образлар иҗат итү теләге яшерен генә яшәсә дә, мәдәният дөньясы аны үзенә бөтереп ала, моңаерга урын калмый. Аларны Менделеевск районының Камай мәдәният йортына эшкә билгелиләр.

“Янып-ялкынланып эшләгән еллар бу безнең. Икебез дә яшь, идея­ләр ташып тора. Тиз арада үз кешеләргә әйләндек. Икәүләп авылга яңа сулыш өрдек. Икенче улыбыз Руслан тугач, бөтен авыл халкы бәлеш пешереп, бәби ашы китерде”, –дип искә ала ул.

Биредә 4 ел эшләгәннән соң алар иренең теләге белән туган авылы Турайга кайталар. Биредә гаилә башлыгына клубта эш була, Гөлсем ханым мәктәпкә урнаша. Тик... озакламый яшь парның сукмаклары гомерлеккә аерыла. Гөлсем Әхәт кызы уллары белән 1992 елда Кече Шыңарга кайтып урнаша. Эш кенә булсын, сыер саварга да риза була ул. Әмма шәһәр кызына сыер имчәкләрен боздырыр хәл юк дип, аны автоүлчәүгә эшкә алалар. 1995 елда Олы Шыңар мәдәният йортына эшкә килә. Элек-электән эшчәнлекләре белән макталган мәдәният учагына тагын бер сәләтле белгеч өстәлә. Озакламый Кече Шыңар егете Раил белән тормышларын бергә бәйлиләр. Нияз исемле уллары туа.

“Эшемне бик яраттым. Хезмәт­тәш­ләрем дә һөнәри яктан бик­ көчле белгечләр булдылар.­ Бө­тен авыл халкын сәхнәгә тар­­тыр­га тырыштык. Авыл ху­­җа­лыгы  хезмәткәрләре һәм сту­­дентларның театр коллективын­ бул­дырдым. Студентларның кышкы каникулларында спектакль өй­рәнеп, җәй буе авылларга йөри идек”, –дип сөйли ул.

2007 елда Гөлсем Әхәт кызы җи­тәкләгән “Нур” театр коллекти­вына халык театры исеме би­ре­лә. Бу уңышлар аны тагын да рухландыра гына. 2010 елда “Наза” фольклор коллективы бе­лән “Түгәрәк уен” Бө­тенроссия бәйгесендә 1 урын яу­лап, Венгриягә төрки ха­лыклар Корылтаена бару насыйп була. Анда татар халкының милли йолаларын күрсәтеп корылтай кунакларын сокландыралар. 2012 елда Чаллыда “Если бы...” дигән конкурста катнашу зур җиңү китерә . Ел саен “Иделкәем” балалар конкурсында да зур уңыш­лар яулана. 2014 елда Болгарда үткән Бөтенроссия “Тү­гәрәк” уен фестивалендә 1 урын алып, “Иң яхшы балалар коллективы” дигән исемгә лаек булалар. Хәер, алар ирешкән уңышларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Республикада алар булмаган төбәк калмагандыр да. Олы Шыңар мәдәният йортында бүген дә Нур” халык театры, “Салават күпере”, “Наза” фольклор коллективлары эшли.

“Алар белән балаларга хәрәкәтле, җыр-биюле уеннарны, такмакларны өйрәтәм. Балаларга кечкенәдән милли җәүһәрләребезне, йолаларыбыз­ны өйрәтүне эшчәнлегемнең бер юнәлеше дип саныйм. Шу­лай ук коллективта бер-берсенә дус, терәк булсыннар дип тәр­бияләргә тырышам”, – ди Гөлсем Рәбгетдинова.

Балаларны сән­гать­ле сөйләмгә өйрәтүне дә үзе­нең төп бурычы дип саный. “Сердәш” нәфис сүз түгәрәге нәкъ менә шушы максаттан оеша.

“Театр, нәфис сүз түгәрәге, фольклор бер-берсен тулыландыралар. Ке­­шенең сөйләме камил түгел икән, ул театрда да уйный алмая­чак. Сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өй­рәтмәсәң, фольклорда халык кү­ңелен яулап булмый. Шуларсыз балаларны сәнгать дөньясына алып керү мөмкин түгел”, – ди ул.

Үзе дә спектакльләр карап кү­ңеленә нур ала. Әмма сәхнәгә драмалар куярга яратмый.

“Тормыш болай да драма, кеше ял итәргә килгәндә аз булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынырга, онытылырга тиеш. Еларга сәбәпләр күп. Шуңа кызыклырак сәхнә әсәрләрен куярга тырышам”, –ди ул.

Мәдәнияттә куйган хезмәтләре югары бәяләнеп, 2022 елда Гөл­сем Рәбгетдиновага “Атказан­ган­ мәдәният хезмәткәре” ди­гән­ мактаулы исем бирелә.  “Мә­­­­дәнияттәге казанышлары өчен”  медале белән дә бүләкләнә.

“Бәй­­рәмнәрдә өйдә аз булына, эш сәгатьләре белән исәпләшеп торып булмый. Фәридә һәм Фәнәвил Садыйковлар белән бергәләп, район мәдәният йортлары эш­чәнлеге өчен тапшырыла торган Кубокны икенче ел үзебездән җибәрмәү өчен тырышабыз. Хез­мәтебезне күреп, бәяләгәннәре һәм мөм­кин­лек­ләрне тудырган­нары өчен җи­тәк­челәргә зур рәх­мәтлемен”, –ди ул.

Бүген ул 3 улына, оныкларына иң кадерле кеше булып, махсус хәрби операциядәге улы Рәмиснең исән-сау кайтуын теләп иҗат белән илһамланып яши.

Алга таба да күркәм эшләре белән халкыбызны сөендереп яшәргә, милләттәшләребезнең ру­­­­хи дөнья­сын баетуда армый-тал­­­мый эшләргә насыйп булсын, дип те­ләргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев