Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Гомер юлында күргән авырлыкларның әҗередер, бәхетле картлык насыйп булды»

Март аенда  Татар Икшермәсе авылында яшәүче Тәгъзимә Шәрәфи кызы Фәйзуллинага 90 яшь тулды. Тыл ветеранына олуг юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты тапшырылды. 

Тәгъзимә Фәйзуллина Чәбия-Чүрчи авылында туган. Ун яшеннән әнисенә ияреп эшкә  йөри.  VII сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозга эшкә килә. Авыр сугыш еллары Тәгъзимә апаның балачагыннан  мәхрүм  итсә дә, яшәү көчен сындыра алмый.  Әти-әнисе балаларын һәрвакыт хезмәтне яратырга, эш рәтен белергә өйрәтеп үстерә. 1953 елда  Казахстанга китеп, ашлама фабрикасында эшли. Ире белән бер бала тәрбияләп үстерәләр.  1968 елда туган авылларына кайтып төпләнәләр.  Тәгъзимә ханым  лаеклы ялга чыкканчы Чәбия Чүрчидә үпкә авырулыларны тернәкләндерү үзәгендә санитарка булып эшли.

2012 елдан Тәгъзимә апа Фәйзуллина Татар Икшермәсе авылында, апасының улы тәрбиясендә тыныч, имин гомер кичерә. «Гомер юлында күргән авырлыкларның әҗередер, бәхетле картлык насыйп булды», - ди ул, энесенә рәхмәтен белдереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев