Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гостехнадзор җитәкчесе гражданнарны кабул итте

Бүген районда Гостехнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны кабул итте.

Дәүләт техника  күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы  Рөстәм Харисов кабинетында баш дәүләт  инженер-инспектор  урынбасары  белән очрашырга теләүчеләрнең  сораулары нигездә  тракторлары, тагылма агрегатларга, аларның документларын рәсмиләштерүгә, югалган очракта дубликатларын  алуга  кагылышлы   иде. Техник чараларны теркәү проблемасы, Гостехнадзорның дәүләт хезмәтләре күрсәтү, тиешле таныклыклар алу мәсьәләсе күтәрелде. Мөнир Афраем улы килүчеләрнең   күп  булмавын районда техника күзәтчелеге эшенең  дөрес куелышы беллн   аңлатты.  Саба  11 төрле критерий белән белән чыгарылучы рейтингта республикада беренче  бишлеккә  кергән..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев