Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грантлар ярдәмендә Татарстанда 2020 елда терлек саны артыр дип фаразлана

«Агростартап» программасы буенча республикада 103 кеше грант алган.

Грант ярдәме нәтиҗәсендә, Татарстанда 2020 елда терлек саны тагы да артыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

Ул республикада 450 мең шәхси хуҗалык исәпләнүен искәртте. 2020 елда да кече хуҗалык формаларына ярдәм дәвам итәчәген билгеләп узды.

«Грантлар нәтиҗәсендә, 2020 елда терлек саны артыр дип көтелә. Савым сыерлары 3 мең башка, мөгезле эре терлек 3300 башка, кош саны 1 млн га артыр дип фаразлана. Бу авыл торак пунктларында тагын өстәмә 400 эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк», — диде.

Ришат Хәбипов фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперацияләренә ярдәм итү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан актив кушылганын әйтте.

«418,8 млн сум акча үзләштерелде. Шуның бер өлеше „Агростартап“ программасына бүленде. 103 кеше 312 млн сумлык грант алды. Алар үз программаларын гамәлгә ашыра. 18 ай эчендә объектны файдалануга тапшырып, терлек белән тутырырга тиеш», — диде.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев