Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Грекча” салат

Автор: Гөлүзә Василова Бүген сезгә бик күпләр яратып ашый торган "грекча" салат тәкъдим итәм. Помидор, кыяр, кызыл суган, салат яфраклары, зәйтүн җимеше, татлы борыч, эремчекле сыр (фета яки брынза), петрушка, тоз. Яшелчәләрне кемдер вак итеп, кемдер эре итеп турый, ихтыярыгыз. Помидор һәм кыярны шакмаклап кызыл суганны вак итеп, салат яфракларын...

Автор: Гөлүзә Василова
Бүген сезгә бик күпләр яратып ашый торган "грекча" салат тәкъдим итәм.

Помидор, кыяр, кызыл суган, салат яфраклары, зәйтүн җимеше, татлы борыч, эремчекле сыр (фета яки брынза), петрушка, тоз.

Яшелчәләрне кемдер вак итеп, кемдер эре итеп турый, ихтыярыгыз. Помидор һәм кыярны шакмаклап кызыл суганны вак итеп, салат яфракларын эре итеп турарга, петрушка салырга мөмкин. Сырны шакмаклап турап, зәйтүн җимешләрен урталай бүләргә яки бөтен килеш салырга, лимон согы сыгарга һәм зәйтүн мае салып болгатырга.

"Грекча" салат табынны да бизи, тәмле дә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев