Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грипп дияргә иртәрәк әле

Соңгы атналарда таныш-белеш арасында тын юллары вируслы чирләре белән авыручылар күбәйде. Гаиләләре белән чирләп ятучылар бар. “Ирем, көн җылы дип, җиңелчә генә киенеп чыгып киткән иде, салкын тидереп кайтты: температурасы күтәрелеп, башы авыртырга тотынды. Икенче көнне өч яшьлек оныгыбыз да, чирләп, урынга егылды. Өченче көнне үзем хәлсезләндем. Быел грипп тизрәк килеп җиткән, ахры. Беркөнне телевизордан санитария табибы да шул хакта сөйләп торды”, – ди Питрәч районында яшәүче Фәридә апа Шакирова.

Узган атнада республикада тирән сулыш юллары вируслы чирләре (ОРВИ) белән 15 меңнән артык кеше авырган. Бу уңайдан шушы көннәрдә Росп­отреб­надзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина: “Грипп эпидемиясе бусагасына әкренләп якынаябыз”, – дип кисәтте. Аның фикеренчә, тирән сулыш юллары вируслы чир­ләре белән авыручылар атна саен арта һәм, болай дә­вам итсә, грипп эпидемиясе декабрь азагында ук безгә килеп җитәргә мөмкин. Хә­зергә Россиянең өч төбә­гендә шул хәл күзәтелә, күбрәк мәктәпкәчә яшьтәге балалар авырый. Бездә тын юллары вируслы чирләре  ноябрь аенда ук үзен сиз­дерә башлаган. Әлегә грипп очрагы берәү дә теркәлмә­гән һәм, ОРВИ белән чирләп, авыр хәлдә хастаханәгә эләгүчеләр дә юк.    


Быел Татарстанда грипп­ка каршы 1 миллион 800 меңгә якын кеше прививка ясаткан. Дөрес, вакцина ясатырга кирәклеге хакында өндәүләр дә, аңлатулар да башка еллардагыга караганда күбрәк булды шикелле. Гриппка каршы иң үтемле чара турында кисәтергә сәбәпләр дә чыгып кына торды. Көзге айларда кызылча, туберкулез һәм башка йогышлы чирләр белән авыручылар булды. Боларны да белгечләр вакцина ясатмау аркасында дип аң­латтылар һәм шул ук вакытта гриппка каршы прививка кирәклеген дә һәр­даим искә төшереп тордылар.


Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, Бөтен­дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 2018-2019 елларда гриппның А һәм B төр­кем­нәре (H3N2 һәм H1N1) булачагын фаразлаган иде. Ул хәбәр иткәнчә,  киләсе елда Россиядә җитештерелгән яңа вакцина кулланылышка керәчәк. Хәзер әлеге препаратны теркәү эше бара. “Консервантсыз һәм иммуномодуляторсыз яңа төр эшләнмә гриппның дүрт штаммын үз эченә алачак һәм сыйфаты ягыннан чит ил вакцинасыннан бер дә калышмаячак”, – дип ышандыра белгеч.


Ә хәзер, теләгең булса да, прививка ясатырга соң инде. Вакцинация сентябрь­дән ноябрьгә чаклы башкарылды. Татарстан Сәламәт­лек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Халит Хәйретдинов әй­түен­чә, грипп эпидемиясе хакында сөйләргә иртәрәк әле. Роспотребнадзор бел­гечләре атна саен яңа  саннар китереп, эпидемия бусагасы турында кисәтә. Узган елларны искә төшер­сәк тә, гриппның котырган чагы – эпидемия, гадәттә, гыйнвар азагы, февраль башына туры килде. Кайбер елларда тагын да соңрак башланды. Ә авыручылар кисәк артып китәргә дә һәм шул ук вакытта күтәрелеш сизелмәскә дә мөмкин. Әйе,  андый елларны да хәтер­либез, һәм бу сезонда ниләр буласын төгәл генә беркем әйтә алмый.


Хәзер чиргә каршы нишли алабыз? Халит Сәү­бән улы урамга чыкканда җылы киенергә, тын юллары аша эләгүче вируслы чир­ләр белән авырмас өчен С витаминына бай азык-төлек кулланырга, сарымсак-суган ашарга киңәш итә. Көннең җылы, дымлы торуы вирус таралырга уңай җирлек тудыра. Салкын булганда вируслар кими. “Тирән сулыш юллары инфекциясе дигән­дә, бер төрле генә вирусны күз­дә тотмыйбыз, аның 200­дән артык төре бар, – ди Халит Хәйретдинов. – Ә  кеше авырый башлаганда билге­ләре бер үк булырга мөм­кин: температура кисәк 37-39 градуска кадәр күтәрелә, борын тыгыла, буыннар, мускуллар авырта, йөткер­тә, калтырата. Авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, тирә-юньгә вирус таралганлыктан, якыннары да чирли башлый. Шуңа күрә битлек киеп йөрергә, идәнне, җи­һазларны  юеш чүпрәк бе­лән ешрак сөртергә киңәш итәбез. Олы кеше авырганда иммунитеты нык булмаган балалар да чиргә тиз бирешә. Шуңа күрә мондый вакытларда сабыйлардан ераграк торырга кирәк”. 


Кайбер кешедән ОРВИ, грипп белән авырганда, дару эчсәң – җиде көндә, эч­мәсәң – бер атнадан терелә­сең, шуңа күрә болай гына дәваланам дип әйтүчеләр бар. Баш эпидемиолог бу җәһәттән шундый киңәш бирде: “Андый фикерләрне безгә дә әйтәләр. Табиб вируска каршы препаратлар билгеләгән икән, аларны алып эчәргә кирәк. Дарулар өзлегүләр килеп чыкмасын, авыру озакка сузылмасын өчен мөһим. Дару кулланмаган һәрбер кешене өзлегү көтә дип куркытасым килми, әмма саклану зыян итмәс. Грипптан соң йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш юллары чирләре килеп чыгарга, иммунитет какшарга мөмкин. Вакцина вирусның берничә компонентына каршы торырга ярдәм итсә, заманча препаратлар да төрле вируслардан котылырга булыша.

Фото: https://pixabay.com | Capri23auto

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев