Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грипп һәм башка кискен респиратор-вирус чирләренә каршы профилактика

Саба районында узган атна белән чагыштырганда (05.03 буенча 11.03.2018) респиратор-вирус инфекциясе белән чирләүчеләр саны 4 тапкырга арткан.

Грипп – кискен йочышлы авыру, аны А,В,С грипп вируслары китереп чыгара. Бу вирус авыру кеше белән сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә ега. Сөлге, урын-җир, табак-савыт аша да йогарга мөмкин. Коры һавада вирус 2-5 атнага кадәр саклана Шуңа күрә авыру яткан бүлмәне ешрак җилләтергә, юарга киңәш ителә.

Вирус белән зарарлануның беренче билгеләре 1 атнадан соң гына күренә башларга мөмкин, ешрак 1-2көннән.

Авыру вакытында тән t 38-39С күтәрелә, мускуллар, буыннар,баш авырта, тамак карлыга, сулыш юллары томалана. Балаларда косу һәм эч китү күзәтелергә мөмкин.

Вакытында дәваланмасаң, грипп баш мие зарарлануга, үпкә, йөрәк, борын куышлыгы авыруларын китереп чыгарырга мөмкин.

Башка респиратор-вирус чирләре дә җиңел генә үтми.

Чирнең беренче билгеләре күренә башлау белән табибка мөрәҗәгать итергә кирәк.

Башка семья членнарын чирдән саклау өчен

  • Авыруны аерым бүлмәгә үрнаштырырга;
  • Булмәләрне ешрак җилләтергә, юарга;
  • Аерым савыт- саба булдырырга;
  • Сөлгеләрне кайнатырга;
  • Авыруны караучы медицина битлеге кулланырга тиеш, аны һәр 2сәг.саен алмаштырырга.

 

Эпид сезонда грипп һәм кискен респиратор – вирус чирләреннән сакланыр өчен

  • Авыру кеше белән якыннан аралашмаска
  • Кеше күп йөри торган урыннарда булмаска
  • Кирәк булса медицина битлеге кияргә (һәр 2сәг.саен алмаштырырга)
  • Бүлмәләрне җилләтергә
  • Авызга, борынга, күзләргә юылмаган куллар белән кагылмаска

Әгәр үзегездә грипп билгеләрен сизәсез икән,өйгә табиб чакыртыгыз.

Сәламәт булыгыз!

 

ГАУЗ “Сабинская ЦРБ” эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Р.З.Фаттахова.

Фото: http://saba-rt.ru

http://saba-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X