Саба таңнары

Грипп: ничек сакланырга?

Республикада бер атна эчендә 13 меңнән артык кеше кискен тын юллары вирус инфекциясен (ОРВИ) йоктырган, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе. Грипп белән авыручылар әлегә теркәлмәгән. Быел дуңгыз гриппы килә, ә эпидемия чоры декабрь урталарына туры килер дип фаразлыйлар. Авырудан ничек сакланырга? «ШК» сорауларына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш иммунологы...

Республикада бер атна эчендә 13 меңнән артык кеше кискен тын юллары вирус инфекциясен (ОРВИ) йоктырган, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе.

Грипп белән авыручылар әлегә теркәлмәгән. Быел дуңгыз гриппы килә, ә эпидемия чоры декабрь урталарына туры килер дип фаразлыйлар. Авырудан ничек сакланырга? «ШК» сорауларына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш иммунологы Дмитрий Лопушов җавап бирде.

Билгеләре

Дуңгыз гриппы беренче тапкыр Россиядә 2009 елда ачыкланган булган. Авырудан соң, өзлегүләр аркасында, хәтта үлем очраклары да теркәлгән.
- Нинди генә төре булмасын, грипп әзмәвердәй ир-атларны да аяктан егарга сәләтле. Ә ОРВИ, ОРЗ вакытында кеше, тән температурасы күтәрелсә дә, эшкә сәләтен югалтмый. Төчкерә, йөткерә, борыны тыгыла, әмма авыруны аяк өстендә уздыра ала. Нәтиҗәдә, алар инфекция чыганагы булып тора. Авыру тиз арада башкаларга да йога, - ди Дмитрий Лопушов.

Табиб әйтүенчә, ОРВИдан аермалы буларак, грипп вакытында тән температурасы кискен күтәрелә, хәтта 40 градуска җитәргә мөмкин, тамак авырту, хәлсезлек, мускуллар сызлау, косасы килү, бер тирләү, бер туңу кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин.

Кемнәр өчен куркыныч? Вирус ничек күчә?

Беренче чиратта, кечкенә балалар, мәктәп укучылары, студентлар, өлкәннәр, иммунитеты какшаган кешеләр, медицина хезмәткәрләренә грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.

- ОРВИ, ОРЗ, грипп вируслары авыру кеше сөйләшкәндә, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Ашказаны-эчәк инфекциясе вакытында кулны ешрак юып, гигиена таләпләрен үтәп, авырудан сакланырга була, ә грипп, кискен тын юллары авырулары, гадәттә, борын куышлыгы аша йога. Билгеле булганча, кеше көненә борын аша 17 литр һава сулый. Күп кенә вируслар нәкъ менә борын куышлыгында утырып кала, - ди Дмитрий Лопушов.

Ничек сакланырга?

Күп кеше, гриппны кисәтү өчен, төрле дарулар эчә. Әмма, табиб фикеренчә, ул препаратлар бары кулланган вакытта гына файдалы.
- Яңгыр яуганда зонтик тотып торсаң, син юешләнмисең. Нәкъ шулай ук, даруларны эчкәндә генә авыру иярми дип өметләнергә була, ә вакцина вакытында алай түгел: прививкадан соң барлыкка килгән иммунитет кешене аннары да сакларга сәләтле. Шуңа да иң отышлысы - вакцина ясату, - ди Дмитрий Лопушов.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы быелгы гриппка каршы «Совигрипп» һәм «Ультрикс» вакциналарын кайтарткан. Иммунолог әйтүенчә, гриппның А, В, С төрләре бар. С гриппы гадәттә хайваннарда гына очрый. Моннан тыш Н, N антигеннары була. Алар бихисап. Шуңа да быел нәкъ менә нинди төр грипп киләсен төгәл әйтеп булмый. Белгечләр, Көньяк ярымшардагы вазгыятьне анализлап, нәтиҗәләр чыгаралар. Әйтик, быел А/Н1 N1төре (дуңгыз гриппы) килә дип фаразлана. Вакцина да шул төр гриппка каршы әзерләнә.

- Ничек кенә булмасын, вакцина ясаткан кеше, чирләп китсә дә, авыруны җиңел уздыра, - диде Дмитрий Лопушов.
Сүз уңаеннан, быел, халыкка җайлы булсын өчен, гриппка каршы вакцинаны 15 октябрьгә кадәр Казанның метро тукталышларында да ясыйлар.

Ничек дәваланырга?

Грипп, кискен тын юллары вирус инфекциясе вакытында мөстәкыйль дәваланырга ярамый.

- Безгә бер пациент мөрәҗәгать иткән иде. Ул, авырый башлагач та, үз белдеге белән дәваланган, даруны көн саен бер төймә эчкән. Нәтиҗәдә, өзлеккән, үпкәсе ялкынсынган, - дип сөйли табиб.

Ул бары табиб белән киңәшләшеп кенә дәваланырга киңәш итә. Антибиотиклар грипп белән авыр­ганда организмны хәлсезләндерергә мөмкин икән. Вируслы инфекция вакытында аларның файдасы юк.

http://shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 26 май 2018 - 09:24
    2018 елгы Дөнья чемпионатының гимны
  • 24 май 2018 - 11:23
    Эчендә өч ел кыскыч йөрткән Айсинә табиблардан биш млн сум таләп итә
Ночной режим