Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ГРИПП яки салкын тисә нишләргә: файдалы киңәшләр

Сезон алышынганда килеп чыга торган чирләр, башлыча, грипптан һәм салкын тиюдән саклану, аны булдырмый калу серләре нинди сон? Грипп үзе куркыныч авыру түгел, тик менә ул тудырган төрле өзлегүләрдән кеше сәламәтлегенә шактый куркыныч яный. Хәтта грипп белән авырудан килеп чыккан өзлегү аркасында үлүчеләр дә барлыгы беркемгә дә сер түгел. Куркынычлык...

Сезон алышынганда килеп чыга торган чирләр, башлыча, грипптан һәм салкын тиюдән саклану, аны булдырмый калу серләре нинди сон? Грипп үзе куркыныч авыру түгел, тик менә ул тудырган төрле өзлегүләрдән кеше сәламәтлегенә шактый куркыныч яный. Хәтта грипп белән авырудан килеп чыккан өзлегү аркасында үлүчеләр дә барлыгы беркемгә дә сер түгел. Куркынычлык категориясенә бигрәк тә балалар, йөкле хатыннар керә.

Грипп инфекциясе чыганагы - авыру кеше, өч-биш көн дәвамында ул бигрәк тә куркыныч. Гриппның күпләп таралуына аның җиңелчә формалары белән авыручылар, бигрәк тә үзләренең сәламәтлегенә генә түгел, башкаларга йоктыруга да битараф караучы кешеләр сәбәпче була. Вирус йөткергәндә, төчкергәндә һәм сөйләшкәндә берничә метрга тарала. Һавада ул берничә сәгать саклана. Авыру өйдә кулланылышта булган әйберләр, соска, уенчыклар, киемнәр аша да йогарга мөмкин.

Авырганда нишләргә?
Өйдә булырга һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә. Диагнозны нәкъ менә ул куярга һәм сезгә туры килә торган дәвалауны билгеләргә тиеш. Дәвалаучы табибның барлык киңәшләрен җиренә җиткереп үтәргә: даруларны тиешле вакытында эчәргә, ятып торырга, чөнки авыру вакытында йөрәк-кан тамырларында, организмның саклану һәм башка системаларында киеренкелек арта.
Кайнар чәй, нарат җиләге, мүк җиләге сыгынтылары, селтеле минераль сулар (сөт белән Боржоми һ.б.) - сыеклыкны күп эчәргә. Халык медицинасы чаралары - гөлҗимеш, балан белән юкә чәчәге, бал белән кура җиләге, прополис, ак чыршы мае, бал белән сарымсакның да файдасы күп.
Авыручыларның күпчелеге 1-2 атнада савыга, әмма кайвакытта грипп һәм башка сулыш юллары авыруларыннан өзлегүләр килеп чыга.
Авыруның таралуына юл куймас өчен авыручыны сәламәт кешеләр янында калдырмаска (аерым бүлмәдә булса яхшырак). Авыру кеше бүлмәсен даими җилләтергә, кулланган әйберләрен дезинфекция чаралары белән эшкәртергә. Авыру янында озак тормавың хәерлерәк. Аны караганда авыз-борынны марля бәйләвеч белән капларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев