Саба таңнары

Грипптан сакланырга сарымсак булышыр

Сарымсак грипп һәм сулыш юлларындагы вируслы инфекциягә каршы элек-электән бик әйбәт дәва буларак кулланылып килә. Андагы фитонцидлар бактерияләрне үтерү сәләтенә ия. Шул фитонцид дигән матдә аркасында сарымсак көчле искә ия дә инде. Гриптан саклану өчен 50-100 г сарымсак ваклап, шул ботканы тәлинкәгә салыгыз һәм, аның янына басып, 10-15 минут буе...

Сарымсак грипп һәм сулыш юлларындагы вируслы инфекциягә каршы элек-электән бик әйбәт дәва буларак кулланылып килә.

Андагы фитонцидлар бактерияләрне үтерү сәләтенә ия. Шул фитонцид дигән матдә аркасында сарымсак көчле искә ия дә инде.

Гриптан саклану өчен 50-100 г сарымсак ваклап, шул ботканы тәлинкәгә салыгыз һәм, аның янына басып, 10-15 минут буе тирән итеп сулап торыгыз. Кыш көне мондый чараны авырулардан саклану өчен көн саен кулланырга кирәк.

2-3 сарымсак тешен угычта уып, аны шулкадәр үк бал белән катнаштырыгыз һәм савытны икенче сулы савытка куеп ут өстенә утыртып, 36-40 градуска кадәр җылытыгыз. Әзер катнашма пыяла савытта саклана. Грипп кебек вируслы авырулардан саклану өчен аны көненә ике тапкыр берәр чәй кашыгы күләмендә (җылы су белән йотып җибәреп) 3-7 көн кулланырга киңәш ителә.

Суган, сарымсакның тамыр ягын кисеп, борынның әлебер, әле икенче тишеге белән иснәргә. Грипп көчәйгән чакта моны иртән һәм кичен эшләргә кирәк.

һәр көнне бер аш кашыгы ваклап тураган суганны бер аш кашыгы каймакка салып, көндезге аш вакытында ашарга.

Грипп киң таралган көннәрдә көн саен ике-өч тырнак сарымсак ашарга киңәш ителә.

Шәһри Казан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: