Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Груничев транспортта йөрү өчен түләүнең кискен үсешен булдырмау вариантын тәкъдим итте

Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Казан пассажирлар ташучыларының җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүне арттыру турындагы үтенечен шәрехләде.

Тарифлар буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев тарифларның кискен артуын булдырмас өчен җәмәгать транспортында йөрүгә уртача түләүне ел саен бер сумга арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул ведомство коллегиясе утырышында белдерде.

"Транспортта тарифлар ел саен коммуналь өлкәдәге кебек ел саен түгел, ә, әйтик, өч елга яки биш елга бер тапкыр үзгәрә торган вәзгыять килеп туды. Мәсәлән, Лениногорскида 2011 елдан тарифлар үзгәрмәгән. Шуннан соң кискен үсеш булырга мөмкин. Без һәр елны арттыруны тәкъдим итәбез, әмма гражданнарга Россия Хөкүмәте бирә торган түләү кысаларында, - диде нотыкчы.

Аның фикеренчә, ел саен пассажирлар йөртү өчен түләүнең уртача күләме бер сумга күтәрелергә мөмкин - процент нисбәтендә бу "нәкъ менә Россия Хөкүмәте коммуналь хезмәтләр буенча билгеләгән күләм".

"Ягъни, әгәр уртача түләү Казанда якынча 24 - 25 сум тәшкил итә икән, һәм коммуналь хезмәтләр буенча 4%ка күтәрелүне алсак, бу нәкъ менә без әйткән сумма. Тарифлар ясалуда уртача тариф дигән төшенчә бар. Транспортта ул коммуналь хезмәтләрнең башка төрләреннән аермалы буларак, бик сизелә. Уртача тариф, банк һәм транспорт картасы буенча түләүдән, 100 баруга түләү буенча төзелә ", - дип аңлатты ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе.

Груничев аныклап узганча, әлегә мәсьәлә эшләнә, әмма Министрлар Кабинеты аны хуплаячак дигән өмет белдерде. Карар әлегә әзер түгел. Мәсьәлә башкарма комитет белән хәл ителә. Башкарма комитетның безгә гарызнамә буенча документлар биргәнен көтәбез ", - дип өстәде ул.

Журналистлар белән әңгәмәдә Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Казан ташучыларының җәмәгать транспортында йөрү өчен 35 сумга кадәр түләүне арттыру турындагы үтенечен дә шәрехләде.

"Ташучылар һәм башка коммерцияле структуралар һәрвакыт тариф ясаучы хезмәтләрнең бәясе югарырак булуын тели. Безнең бурыч - ул икътисадый яктан нигезле итеп эшләү. Без үз исәпләребезне Министрлар Кабинетына әзерләдек. Сораган үсеш өчен нигезләр юк, дип саныйбыз", - дип ассызыклады ул.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев