Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ГТО: ТАТАРСТАН КАЛЫША?!

2017 ел россиялеләргә, шул исәптән, казанлыларга да Конфедерацияләр Кубогы белән истә калган. Юк, әлбәттә, узган елның иң истәлекле спорт вакыйгасы футбол гына түгел. Әле тагын Казансу өстендәге Red Bull Air, МИНЕПС киңәшмәсе, Татарстан районнары аша узган «Ефәк юл» раллисы һәм башкалар да бар бит.

Узган елның иң сөендергән спорт яңалыгы: Татарстанның 8 спортчысы Олимпия спорт уеннарында катнашу өчен киңәйтелгән исемлеккә кергән. Шулай ук 11 модульле чаңгы базасы ачылган, Татарстан районнарында 8 бассейн һәм 6 спорт залы да беренче тапкыр үз ишекләрен ачкан. Мондый спорт объектларын төзү программасы Россиядә бүтән юк икән.

Массалы спортка килгәндә, татарстанлыларның 43,4 проценты, ягъни 1,5 миллион республикалы шушындый спорт белән шөгыльләнә. 2020 елга бу саннарның 50 процентка җитәсенә ышаналар.

ГТОны популярлаштыру – төп бурыч!

Спорт тармагында 2018 елда ГТОга аерым игътибар бирергә җыеналар. Чөнки… Татарстан күп кенә өлкәләрдә башкаларга беренчелекне бирмәсә дә, ГТО  күрсәткечләрендә бераз калыша икән. Хәзерге вакытта безнең республика Россия төбәкләре арасында бары тик 6нчы баскычта гына. Безнең республикадан алда – Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Төмән һәм Ханти-Манси автономияле округы.

Хәзерге вакытка ГТО сиситемасында 1,5 татарстанлы теркәлгән. Ә нормативларын тапшыручылар саны 78 мең кешедән артып киткән. Мисал өчен, Әлмәт районында ГТО тапшыру өчен урыннар саны 12гә җитә. Иң активлар, әлбәттә, мәктәп укучылары һәм балалар. Биредә «Юные ГТОшки» дигән фестивале дә узган. Олы яшьтәгеләр ГТО нормаларын фитнес-үзәкләрдә дә тапшыра ала.

– ГТОның төп бурычы – кешеләрне спортка җәлеп итү. Быелның 1 гыйнварыннан ГТО нормалары яңартылды. Аның буенча кайбер күнегүләр төгәлләштерелде. Яңа кагыйдәләр 2022 елга кадәр сакланачак. Без Россия рейтингында ГТО буенча 6нчы урында торабыз. Бездә 530 мең кеше нормаларны тапшырды. Якынча 40 мең кеше диярлек ГТО значокларына ия булды, – ди ГТО комплексын кертү департаменты җитәкчесе Александр Карпов.

 

2018 елда Татарстанда ГТО значокларын алырга теләүчеләр санын арттырырга телиләр. ГТО сынауларын тапшыручыларның да арттырырга җыеналар. «Дөньяны үзгәртергә телисең икән, үзеңнән башла! Безгә министрыбыз Владимир Александровичтан үрнәк алырга кирәк!», – диде Александр Карпов.

Әлмәт – иң спорт сөючән шәһәр!

Болай дигәч, Әлмәтне нефть каласы буларак белүчеләр, мөгаен, шаккатыр. Чыннан да, Татарстанда «Физик культура һәм массалы эшне иң яхшы итеп оештыру» конкурсы буенча беренчелекне яулаган шәһәр  ул. Нефтьчеләр каласында 26 спорт төре белән шөгыльләнәләр. Былтыр гына да әлмәтлеләр 409 призлы урын яулаган. Ә 37 кеше – Татарстан җыелмасына, 3 кеше Россия җыелмасына керә.

Сер түгел, Әлмәт шәһәре иң озын велосипед юллары буенча Татарстанда башкаларга әлегә беренчелекен бирми. Биредә велоюлларының озынлыгы 80 чакрымнан артып китә.

– 50 меңнән артык әлмәтлене велосипед спортына җәлеп итә алдык. Ярышлар да уздырабыз. Велоспортка тарту ярдәмендә эшкә яраклы халыкның үлем очраклары кимегән. Шәһәр күлендәге скейтпаркта вейкбординг белән дә шөгыльләнеп була. 2018 елда 100 чакрым арады велоузыш үткәрергә җыенабыз, – ди Әлмәт шәһәре башлыгы Айрат Хәйруллин.

***

2018 ел Россиядә узачак футбол буенча дөнья чемпионаты белән генә истә калмаячак. Быел Казан Универсиада үткәрү хокукына ия булганга – 10, ә шушы масштаблы чараны уздыруга 5 ел узган.

– Безнең җитәкчеләр белән «командалы уен» бара. Бу уенга финанслар да, түрәләр дә җәлеп ителгән. Без быелгы футбол буенча дөнья чемпионатын түземсезләнеп көтәбез. Казанда 6 матч һәм Россия һәм дөнья дәрәҗәсендәге 36 эре чара узачак, – ди Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

Россиянең спорт министры урынбасары Наталья Паршикова да футбол буенча дөнья чемпионатының да, Универсиада кебек, яхшы дәрәҗәдә узуын көтә. «Чөнки Татарстан иң алга киткән төбәкләрнең берсе. Россия Федерациясенең иң яхшы алты төбәкләрен исемлегенә керә», – ди ул.

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев