Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Г.Тукай исемендәге скверда Римма Ибраһимова агач утыртты

Скверда агач утырту традициясе 2015 елдан бирле саклана.

Г.Тукай исемендәге филармония янындагы скверда Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова тарафыннан агач утыртылды. Әлеге традиция мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан барлыкка килгән. Бу хакта Г. Тукай исемендәге филармония матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көнне паркта күренекле сәнгать осталары тарафыннан һәм бакыйлыкка күчкән мәшһүр шәхесләр истәлегенә атап утыртылган 17 агач үсә. Алар арасында Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманова, Рамил Курамшин, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар бар.

“Барыгызга да рәхмәт! “Гомерләр үтә икән ул”, - дип җырлар вакыт килеп җитте. Анысы да җырлансын. Әлеге паркта очрашып, утырткан чыршыларыбызга хозурланып йөрергә язсын”, - ди Римма Ибраһимова.

Татарстанның халык артистлары Айдар Файзрахманов, Фердинант Сәләхов, Газинур Фарукшин, Кирам Сатиев, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъматҗянова һәм башкалар Римма Ибраһимовага чәчәк утыртырга булышты.

“Өч әйбер үзгәрми: чыршы, Америка доллары гел яшел һәм Римма Ибраһимова гел яшь булып кала. Кырык ел элек филармониябездә эшли башлаган идек. Ә ул һаман шундый ук", - диде Кирам Сатиев уены-чыны белән.

Фото: Рамиль Гали

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев