Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Губернаторларны көзен саныйлар

Көз - эш-мәшәкать чоры инде, аның микъдарын «тавык чүпләп бетермәслек» дигән үлчәү берәмлеге белән билгели халык. Ул мәшәкатьнең бетәсе дә юк, бөтенесен дә җиткерәсе, юкны булдырасы, тишеген ямап, ярыгын каплыйсы бар - сабырлыгың белән көч-дәрманың гына җитсен. Тавык дигәннән, уңган хуҗа күкәй салмый торганнарын, картларын кышка калдырмый, алар инде көзен...

Көз - эш-мәшәкать чоры инде, аның микъдарын «тавык чүпләп бетермәслек» дигән үлчәү берәмлеге белән билгели халык. Ул мәшәкатьнең бетәсе дә юк, бөтенесен дә җиткерәсе, юкны булдырасы, тишеген ямап, ярыгын каплыйсы бар - сабырлыгың белән көч-дәрманың гына җитсен. Тавык дигәннән, уңган хуҗа күкәй салмый торганнарын, картларын кышка калдырмый, алар инде көзен үк суыткычка кереп урнашып, шулпага тәм чыгару мөмкинлеген көтеп ята.

Узган атнада бер-бер артлы берничә губернаторның кәнәфие белән хушлашып китеп баруы шул көзге чорда хуҗаның үз хуҗалыгында тәртип салуны хәтерләтте әле миңа. «Байбак көне» дип аталган фильмдагы кебек, бер көн икенчесенә охшаш иде - ниндидер губернатор эштән азат ителгән, белгечләр бу уңайдан үз фикерләре белән уртаклашкан. Яңа көн тугач, хәл тагын кабатлана, берәү киткән, икенчесе аңлатма биргән. Белгәнебезчә, һәрбер вакыйгадан соң «мин аның шулай буласын белгән идем» дип акыллы күренергә тырышучылар күбәеп китә.

Әмма берәү дә алдан бу хакта фикере белән уртаклашмый, Ванга булып тумагач, ышанмаслар диләрдер. «Бердәм Россия» партиясе белән каршылыкка очраганнар үз постларыннан китә дигән фикерләр дә ишетелде, әмма губернаторлары эштән азат ителгән Самара белән Түбән Новгород өлкәсендә узган ел Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында әлеге партия бик яхшы күрсәткечләргә ирешкән - 50,8 һәм 58,2 процент. Үз теләге белән киткан Рамазан Абдуллаталипов җитәкләгән Дагыстанда исә 89 процент тавыш җыелган - Чечнядан кала, бу - икенче күрсәткеч. Формаль рәвештә үз теләге белән киткән Самара өлкәсе башлыгы Николай Меркушкин бу карарны үзенең эшчәнлеге белән түгел, ә идарәчелекнең яшәрүе белән аңлата.

Шулай ук Дагыстан башлыгы да әлеге хәл уңаеннан үз фикерен белдергән: «Ниндидер гомуми кануннар бар, без бит акылсыз кешеләр түгел, кадрларны «яшелләндерү» кирәк». («Ниндидер кануннар» дигәне нәрсәдер инде аның, башкалар нигә бу хакта белми икән.) Әмма яшәртүгә генә кайтарып калу дөреслеккә туры килеп бетми, алышынырга тиеш дип фаразланган башлыкларның бишесе генә (Дагыстан, Түбән Новгород, Новосибирск, Самара, Красноярск) өлкән яшьтәгеләр рәтендә. Ненец автономияле округы башлыгы Игорь Кошинга - 43 яшь, ул яңа гына Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән Дмитрий Азаровтан да яшьрәк.

Ничек кенә булмасын, күпчелек әлеге үзгәрешләр Президент сайлаулары белән бәйле дигән фикердә. Әлеге сайлаулар кампаниясе башланганчы, яңа губернаторлар әзерләнеп өлгерсен өчен, шулай эшләнә диючеләр бар. Губернаторлык вазифаларын вакытлыча башкаручылар хәзерге статуста озак торачак, канун буенча, президентка һәм өлкә башлыкларына бер үк вакытта сайлаулар уздыру мөмкин түгел, аларны бары тик Дәүләт Думасына сайлаулар белән генә бергә уздырып була. Ә киләсе елда андый сайлаулар юк, димәк, вакытлыча билгеләнгән идарәчеләр бер ел - 2018 елның сентябренә хәтле тора ала, Президент сайлаулары исә киләсе елның мартында булачак. Шул ук вакытта яңа билгеләнүчеләргә ярты ел эчендә нәтиҗәле эш күрсәтү һәм шул постта калу мөмкинлеге ачыла, бу исә шул регионда уңай үзгәрешләргә китерергә мөмкин.

Өлкә башлыкларының эшчәнлеге ничек бәяләнә? Һәрбер эшчәнлеккә нәтиҗә ясалып, аның рейтингы булдырыла. Башлыкларның нәтиҗәлелеге төрле яклап өйрәнелә һәм шулардан чыгып бәя бирелә, төп басым халыкның фикеренә ясала. Президентның 2012 елгы Указы нигезендә, әлеге бәяләмә өчен 12 күрсәткеч расланган (гомер озынлыгы, халык саны, инвестицияләр күләме, кече предприятиеләрнең продукция әйләнеше, эшсезлек дәрәҗәсе, хакимият эшчәнлегенә халыкның бәясе, мәктәпне тәмамлаучылар арасында БДИны бирмәүчеләр, караучысыз калган балалар саны һ.б.). Элек әлеге күрсәткечләр саны 48гә җитсә, хәзер ул күпкә кыскарган. Әлеге рейтинг буенча 15 башлыкның үз постыннан китү ихтималы югары булса, тагын 51 регион әлеге күрсәткечкә якын тора.

Соңрак бу сан 12гә хәтле кыскарган, әмма бушаган кәнәфиләр сигездән дә ким булмый, имеш, китүчеләр тагын булачак икән әле. Алда әйткәнемчә, көз бит, көз көне була инде андый хәлләр, рейтинг буенча губернаторларны санар чак. Әмма кәнәфиләр бушап калмас ул, яңа хуҗалары табылыр, нәтиҗәсе генә булсын. Тавыкларны да әнә яшьрәкләренә, егәрлеге булганнарына алмаштырып торабыз әле - күкәй кирәк бит.


Фәнис Мотыйгуллин

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев