Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гыйнвардан минималь айлык хезмәт хакы 21,7 процентка артты

Хәзер аның күләме 9489 сумга җитте.

Бүгеннән айлык минималь хезмәт хакы 9489 сумга җитәчәк. Кичә аның күләме 7800 сум тәшкил иткән иде. Үсеш - 21,7 процент. Хәзер Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә башлады. Ә нәкъ бер елдан, 2019 елның 1 гыйнварыннан ул яшәү минимумы белән тигезләшәчәк.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча минималь хезмәт хакы күләме арту 1,5 миллион кешегә кагылачак. Нәкъ шуның кадәр россияле минималь хезмәт хакы ала, аларның яртысы – бюджетта эшләүчеләр.

Кеше тулы булмаган ставкада яки тулы булмаган хезмәт көне эшләгән очракта гына түләнгән акча минималь хезмәт хакыннан азрак булырга мөмкин.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев