Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Уразова яңа клибын ничек төшергән? [+видео]

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың "Килче, килче" җырына төшерелгән клибы дөнья күрде. Әлеге шаян клипны кайда төшергәннәр, төшерү процессында нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килгән - бу хакта Гүзәл Уразова Intertat.ru хәбәрчесенә сөйләде.

- Владимир Федоров көенә, Анна Попова сүзләренә иҗат ителгән "Килче, килче" җырының клибы Казаннан ерак түгел урында - ямьле Идел елгасы буенда төшерелде. Су өстендәге сал селкенеп торгач, урын әз булгач, биергә кыенрак булды. Әмма аның кызыгы да шунда иде. Сал су буйлап агып китмәсен өчен гер ясап, кирпечкә бәйләдек. Ә ярга йөзеп килү өчен үзебез белән таяк алдык. Әмма су төбе тирән булу сәбәпле, таякны ишкәк урынына файдаланырга туры килде, - дип сөйләде Гүзәл Уразова.

Җырчы сүзләренчә, бию күренешләре төшерелгән салны кору өчен берничә транспорт җәлеп итәргә туры килгән. Җыр сезон дәвамында башкарылгач, бию алдан ук куелган булган. "Үз эшенең осталары белән эшләгәч, клипны 2 көн эчендә төшереп бетердек", - ди Гүзәл.

"Килче, килче" җырының клибында җырчы Илдар Хәкимовны да күрергә мөмкин. Клип эчтәлеге буенча, балыкчы Илдар су буена балык тотарга төшә. Күп тә үтми, янына чибәр кыз - Гүзәл килеп утыра. Менә хикмәт: Илдарның кармагына суүсемнәр эләксә, Гүзәл берсеннән-берсе зур балыклар тота! Егет белән кыз кавышырмы - җавабын клипны карагач белерсез!

Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев