Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәлемгә өйләнгәч Салават Миннеханов “Доширак” ашый башлаган [+фото]

Салават Миннеханов белән Гүзәлем «телепортация» сеансын уздыра. Бу эшкә үзләре генә түгел, ә Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиева, Мөнир Рахмаев, Данир Сабиров, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зариповны да котырткан алар. 11 апрель көнне Казан филармониясендә узачак кичә алдыннан Салават белән Гүзәлемнең яшь гаилә буларак тәүге концертлары хакында сорашырга булдык.

- Нәрсә соң ул «Телепортация» һәм ул сезнең концертта ничек чагылачак?

Cалават: «Телепортация» вакыт һәм пространство аралыгыннан күчү дигәнне аңлата. Без концерт барышында беренче тапкыр сәхнәдән «телепортация» сеансын үткәрәбез. Тамашаның идеясе - минеке, ә сценария авторы - Гөлназ Сәфәрова. Гөлназга менә шушы темага концерт куячакбыз дигәч, ул шундый кызып китте, яза да, яза бу - алты сәгатьлек сценария язган! Аны ике сәгатьлек итеп кыскартырга туры килде.

- Салават, концертта әниегезнең дә өлеше бар икән. Гомумән, музыкаль гаиләгез сезгә тамаша әзерләгәндә нинди киңәшләрен бирә?
Салават: Минем әни гомере буе режиссер булып эшләгән кеше. Ул безнең бөтен әйберне профессиональ тәнкыйть күзлегеннән карый. "Бу миңа ошамый!", "Монысын халык аңламаячак!" дип һәрвакыт үз бәясен бирә. Мин ялагайланган кешене яратмыйм. Минем тискәре якларыма төртеп күрсәтә торган кеше кирәк. Андыйлар миңа үз өстемдә эшләргә ярдәм итә.

Гүзәлем: Салаватның энесе Азамат гипер каты критик. Ул инде заманча фикер йөртә. "Монысы тапталган, хәзер кешеләр мондый әйбер эшләми инде", дип һәрвакыт безне тонуста тота.

- Салават, сез 85 яшьлек әбидән дә "йолдыз" ясый аласыз икән. "Кил, кил" клибында төшкән Тәслия әбине каян таптыгыз?
- Әби белән бабай Азнакай районының Карамалы елга авылында яши. Бик позитиф, татар эстрадасы белән кызыксынучан кешеләр. Шулай Гүзәлемнең "Әни, әни" дигән җырына клип төшереп йөрибез. Барыбыз да арыган, эсседән хәлсезләнгән вакыт иде. Карасак, басу юлыннан җигелгән ат килә. Арбада - әби белән бабай. Безнең кырыйдан үтеп барганда, әби арбадан сикереп төште дә, "Әйдә мине дә клипка төшерегез!"- ди. Мин инде әби, бөтен рольләр бүленгән, әйдә сине телефонга гына төшерәм, дидем. Шушы видеоны интернетка куйганнан соң, халык шундый яратты үзен, аның белән, һичшиксез, клип ясарга булдык. "Кил, кил" дигән җырга төшерелгән клип тулысынча әби өчен эшләнгән иде. Казандагы концертка да карты белән бергә киләчәкләр. Тәслия әбинең әле өченче тапкыр гына Казанга килүе, ә Ядкәр бабайның бер дә булганы юк.

- Салават, сез өйләнергә кыз сайлаганда иң беренче чиратта кызның әти-әнисенә игътибар итәчәкмен дигән идегез. Гүзәлемнең әти-әнисе ниндиерәк кеше булып чыкты?
Салават: Миңа әти һәрвакыт, "улым кызны сайлаганчы, өйләренә барып, аның әнисенең әтисенә булган мөнәсәбәтен күзәт", дигән иде. Гүзәлем гаиләсендә ирне-ир итә беләләр. Әти-әнисе укытучы булган кешеләр, хәзер әтисе нефть өлкәсендә эшли. Алар бик заманча, яшьләрне аңлый торганнар. Ә чынлыкта исә мине Гүзәлем үзе әсир итте.
Гүзәлем: Салават минем әти-әнием белән кул сорарга килгәндә генә танышты.

- Гүзәлем, ә сезне Салават нинди сыйфатлары белән үзенә каратты?
Без бит очрашып та йөрмәдек, бары тик бергә эшли башладык. Ул бик яхшы кеше. Аның белән әле якыннан таныш булмаган вакытта, мин аны үзен генә яратучы, тәккәбер кеше дип уйлый идем. Барысы да киресенчә булып чыкты. Ул хәтта ачуын китерә торган кеше белән бик ихтирам белән сөйләшә. Хатын-кызның кадерен белә. Һәрвакыт көтелмәгән сюрпризлар әзерли, хәтта иртәнге аш та пешерә. Мин дә аннан үрнәк алам. Салават белән үземнең дә хокым үзгәрде.

- Сезне дини, ислам кануннары буенча яшәүче кеше буларак та беләбез. Шоу-бизнес һәм дин бер-берсенә каршы килмиме? Гомумән, дингә килеп керүегез ничек булды?
Салават: Гүзәлемнең әтисе дини, ул мине намазга бастырды дисәң дә була. Өйләнгәнче намаз укымый идем, ләкин ураза тоттым. Иртәме-соңмы дингә киләсемә ышандым, шуңа да өйләнгәндә көмеш балдак алдык. Дискәтүкләрдән баш тартырга туры килде. Кичәләр пәнҗешәмбе көнне булганга, җомга намазына йөрү җайсыз иде. Биш вакыт намаз укыйм хәзер.

- Соңгы вакытта сезнең инстаграмда ризыклардан "Доширак" та, күкәй тәбәсе генә күренә. Гастрольләр белән вакытыгыз тар, күрәмсең. Ә буш вакытта, Гүзәлем сезне нинди тәм-томнар белән сыйлый?

Салават: Ул "Доширак" дигәнегез Чаллыда ашалды. Без юлдан килгән, арыган кешеләр, тамак ач, ә шәһәрдә бер генә кафе да эшләми. Шунда кибеткә кердек тә, "Доширак" алырга булдык. Студентлар гына андый әйберне күреп туйган, безгә тансык бит ул. Ә болай мин барлык ризыкларны да ашыйм. Иң мөһиме хәләл булсын.

Гүзәлем: Салават үзе дә ашарга бик тәмле пешерә. Өйдә вакытта мине гел яңадан-яңа ризыклар белән сыйлый. Һәрвакыт оригиналь булырга ярата. Әллә нинди ингридиентлар салып пешерә.

- Салават, элек сезне Лилита киендерә иде, хәзер стилистыгыз кем?
Салават: Хәзер Гүзлем инде.
Гүзәлем: Мин мода күрсәткәннәрен карарга яратам, шунда охшаган образны сәхнәдә кияргә җайлаштырам. Йә аның тукымасы туры килми, йә тагын нәрсәседер була, шуннан бөтенләй яңа, кабатланмас образ килеп чыга. Артист кешегә тегүче белән аңлашып эшләү дә мөхим бит. Кием тегү, оранжировка яздырган кебек, уңышлы һәм уңышсыз килеп чыгарга мөмкин. Концерт карарга килгән кеше киемгә дә игътибар итә бит. Мәсәлән, Мөслим районында бер генә костюмнан чыгыш ясаган идек. Тамашачы безне төрле костюмнардан күрәсе килә икән, концерттан соң килеп әйттеләр.

http://www.shahrikazan.com


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X