Саба таңнары

Халык китап укымауда язучыларны түгел, укымаучыларны кызганырга кирәк

Соңгы вакытта туктаусыз рәвештә кабатлана торган бер сүз бар. «Кеше хәзер китап укымый», - диләр. Кемдер аны тирән борчылу белән әйтә. Кемдер астыртын тантана белән: «Ник язып этләнәсез инде, сезне барыбер беркем дә укымый бит», - дигән мәгънәдә кабатлый. Кемдер бу сүзләргә тулысынча ышанып, язучыны кызгана башлый: «Кулыннан башка нәрсә...


Соңгы вакытта туктаусыз рәвештә кабатлана торган бер сүз бар. «Кеше хәзер китап укымый», - диләр. Кемдер аны тирән борчылу белән әйтә. Кемдер астыртын тантана белән: «Ник язып этләнәсез инде, сезне барыбер беркем дә укымый бит», - дигән мәгънәдә кабатлый. Кемдер бу сүзләргә тулысынча ышанып, язучыны кызгана башлый: «Кулыннан башка нәрсә килмәгәч, яза инде, бахыр, нишләсен...»
Монда язучыны кызганырга кирәкми.

«Хәзер халык китап укымый» дигән сүз дөрес түгел. Китапны аны элек тә укымаганнар. Музыканы кушып куйсаң, барсы да тыңлый. Киноны да карарга мөмкиннәр. Спектакльләрне дә. Һәртөрле тамашаларга эттер-песидер ияртеп килүчеләрне дә күргән бар. Чөнки күзе булган җан иясе һәрбер күренештән үзенә кызык таба ала. Карап һәм тыңлап ләззәтләнү өчен әллә нәрсә таләп ителми.

Менә син этең, яки песиең белән бергә фәлсәфи китап, йә һич югы роман укып кара. Ул нинди генә тугры дус булса да, синең бу шөгылеңне уртаклаша алмый. Чөнки китап уку өчен бераз фикер йөртә белү, акыл көче һәм иң ким дигәндә дә хәреф тану таләп ителә. Без үткәннәрне идеаллаштырырга яратабыз инде. Борынгы классикларның китап тоттырып эшләнгән сурәтенә карап: «Менә элек китапка нинди хөрмәт булган!» - дип тел шартлатырга яратабыз. Ә асылда ул китапларны шул классиклар даирәсеннән башка беркем дә укымаган. Үзләре язган, үзләре укыган. «Китап укыган халык гасырлар буена сазлыктан чыга алмыйча ятмый инде», - дип көлә минем бер таныш. Андый ук тирәнлеккә кереп тормыйм. Монда барысы да гади генә. Узган гасырларда тоташ халыкның белем дәрәҗәсе бик хөрт булган һәм күпчелек хәреф танымаган. Алар үз иркендәге урман җанварлары сыман, нигездә, оя тергезү, ризык юнәтү һәм үз хәвефсезлеген тәэмин итү кебек мөһим эшләр белән шөгыльләнгән. Ял вакытларында уйнап-биеп, ат чабыштырып, көрәшеп-сугышып күңел ачканнар. Ә аң-белемгә омтылыш бары тик укымышлы кешеләрнең тормышта җайлырак урнашуын, җиңелрәк яшәвен күрүдән барлыкка килгән. «Беләге юан - берне егар, белеме булган - меңне егар» кебек әйтемнәрнең нигезендә шул ята. Ләкин гыйлем әһелләре белемнәре белән тиз генә уртаклашырга ашыкмаган: «Син дә мулла, мин дә мулла. Атка печән кем сала?» - дип уйлаганнар, күрәсең. Шулай да көнкүреш мәшәкатьләреннән ары китә алмыйча, хайван хәлендә яшәгән халык арасыннан чыккан көчле омтылышлы кешеләр үз теләгенә ирешә алган. Берсен күреп, икенчесе кузгалган. Шул рәвешле, гыйлемгә омтылыш кешеләр аңын яулап алган. Китапка хөрмәт уянган. Безне озак еллар буена: «Кешене кеше иткән нәрсә - хезмәт», - дип тәрбияләделәр. Бу дөрес түгел. Дөрес булса, иң беренче чиратта, атлар кешегә әверелер иде. Кешене кеше итүче нәрсә - белем. Һәм адәм баласы башка сөтимәрләрдән бары тик укый-яза белүе белән генә кискен аерыла.

«Хәзер халык китап укымый», - диләр... Кызганыч. Ләкин монда китап язучыларны кызганырга кирәкми. Алар язалар, үзләренең белемнәре белән, күңел байлыгы белән уртаклашалар. Тормыш тәҗрибәләрен, уй-фикерләрен бүлешәләр. Бу - аларның күңел киңлеге, юмартлыгы, дөньяны матуррак, җайлырак итәргә теләве. Һәм аларны жәлләргә кирәкми. Бер генә нәрсә: китап язарга башы җиткән кеше беркайчан да ачка үлмәячәк.

Укымаучыларны кызганырга кирәк. Алар, чынлап та, кызганыч. Адәм булып җиттем генә дигәндә, эволюция баскычы буйлап кабат түбәнгә тәгәри башлау бит инде бу. Ярый, укымыйлар, ди инде, вакытлары юк, эшләре каты. Ә нәрсә белән шөгыльләнәләр соң? Зур ачышлар ясыйлармы? Кешелеккә ниндидер уңайлыклар бүләк итәләрме? Юк бит. Алар, нигездә, фәлән гасыр элек яшәгән бабаларын кабатлыйлар: оя тергезү, ризык юнәтү һәм үз хәвефсезлеген тәэмин итү кебек мөһим эшләр белән чикләнәләр. Үз иркендәге урман җанварлары шикелле.

Ләкин бу әдәбиятка яки тормышка янаган куркыныч түгел. Әдәбиятны беркайчан да тоташ халык укымый. Шуны уйласаң, бүген укучыларыбыз җитәрлек бит. Әдәбиятны пропаганда коралы буларак кулланган һәм бар мөмкинлегенчә популярлаштырган Совет чоры белән чагыштырырга кирәкми. Бүген вазгыять бүтән. Һәм шушы дәвердә дә яхшы китапларга сорау бар икән, әгәр бишәр мең данәдә чыккан китаплар да, Казаннан ерак китмичә, кыска вакытта таралып бетә икән, бу инде укучы бар дигән сүз. Һәм иң мөһиме шушы. Ә укымаучылар һәм язмаучылар әдәбиятка кагылмый. Алар бүтән тема.

Марат КӘБИРОВ

Шәһри Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 февраля 2018 в 18:06
    Шәһәрдә яңа төр камера: «зебра»да юл бирмәсәң, штраф көт Казанда «зебра»да җәяу йөрүчеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләрен фото- һәм видеога төшерүче камера куелды.
    21
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 17:59
    Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килгән Россия хөкүмәте җитәкчесе сөткә бәйле вазгыять игътибар сорый, ди.
    20
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:21
    Бөтен дөньяга танылган Бөгелмә җанатары Альберт Кәримов — Олимпиадада үзе күргән хикмәтләр турында Олимпиадада «Бугульма» дип язган Рәсәй флагын тоткан җанатар социаль челтәрләр аша хәзер бөтен дөньга танылды. Кем соң ул? Бу җанатар — Бөгелмә шәһәреннән булган Альберт Кәримов, «ГКС» предприятисе Бөгелмә филиалы директоры.
    35
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:20
    Яңасын көтә-көтә, искесе тузып бетә Авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешү өчен ел дәвамында тырышырга туры килә. Ниндидер сәбәп белән кайсыдыр юнәлешкә игътибарны киметсәң, тискәре нәтиҗәсе үзен шунда ук сиздерә башлый. Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү белән дә шулай. Урып-җыю эшләре тәмамлану белән бу эшкә җиң сызганып тотынган хуҗалыкларга күпкә җиңел­рәк. Ә тартып-сузып килгән­нәргә икеләтә кыен. Бер яктан – запас частьларга бәя артса, икенче яктан – язгы кыр эшләренә дә санаулы көннәр калып бара.
    27
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:17
    Спектакль "Иң күнелле көн" 19 февральдэ Эзмэ мәдәният йортында Тубэн Кама татар дәуләт драма театры балалар өчен Е.Чеповецкийның "Иң күнелле көн" дип исемләнгэн әкият-тамашасын курсәтте.
    33
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:15
    "Виноградинка" Аны әзерләү өчен 1 ысланган тавык боты, 2 груша, 200 грамм каты сыр, 100 грамм вакланган әчтерхан чикләвеге, майонез, сарымсак һәм бизәү өчен ике төстәге виноград кирәк булачак.
    56
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:06
    «Бала бала мин» - Айсылу Габдинова «Алабута»дан соң Ольга Бузова хитын татарчалаштырган (ВИДЕО) Айсылу Габдинованың «Ленинград» төркеме башкаруында «Лабутены» хитын татарча «Алабута» дип җырлавын күпләр хәтерлидер. Бу идеяне мәрхүм продюсер Илфак Шиһапов белән журналист Данил Сәфәров уйлап тапкан иде. Бүген «Матбугат.ру»да премьера: Айсылу Габдиновадан тагын бер тәрҗемә-күчтәнәч – Ольга Бузова башкаруындагы «Мало половин» җырының татарча варианты.
    67
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 15:44
    "Татарча солянка" Мәскәүгә юл тота Мәскәү, каршы ал! Татар эстрадасының популяр хитлары һәм танылган башкаручылары белән "Татарча солянка" концерты килә
    40
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 15:41
    Эш эзләүчеләргә "Казан ярминкәсе"ндә 700 эш урыны тәкъдим итләчәк Эш урыннары белән кызыксынучылар 20-22 февраль көннәрендә «Казан ярминкәсе»нә («Казанская ярмарка») чакырыла. Монда XVIII «Мәгариф. Карьера» махсус күргәзмә программасы буенча «Эш урыннары ярминкәсе» уздырыла.
    60
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 15:39
    Саба җире үз итте Саба ягында тренер Фарход Исмаиловны бел­мәгән кеше юк. Ул Таҗик­станнан Татарстанга бе­ренче тапкыр 2009 елда килеп чыга. Данлыклы урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Бөтенроссия өстәл теннисы турнирында улы Саъди да катнаша. Бүген Саъди дөнья­күләм ярышларда Рос­сия, Татарстан данын яклый. Аны матбугат битләрендә “алтын Саъди” дип язып чыгучылар да булды.
    95
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 14:14
    Яңа вазифага билгеләнгән Ләйлә Фазлыева планнары белән уртаклашты “Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек яңа сулыш алыр, дип уйлыйм”, - диде вице-премьер.
    110
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 14:12
    Теләчедә көрәш бәйрәме! Кичә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2000 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында һәм 2000 елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында билбау көрәше буенча РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеген уздырды.
    98
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 14:04
    Рәфинә Ганиуллина концертларыннан халык торып басып китә башлаган «Концерт башланып китте, шыгрым тулы зал, бар да яхшы бара, халык яхшы кабул итә — без күкнең җиденче катында сыман,» — дип, язып куйган Рәфинә Ганиуллина үзенең аккаунтында.
    369
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 15:09
    Комсомолга - 100 ел. 2018 Саба аграр көллияте сту­дентларының иҗат-отчет концерты
  • 17 февраля 2018 в 19:22
    САБАДА – ГЕРМАНИЯ ПРОФЕССОРЫ
  • 17 февраля 2018 в 24:22
    Сабада аяз кичтә йолдызлар бураны «купты» 16 февраль кичендә Саба мәдәният йортында районыбыз туып-үскән якташларыбыз – эстрада, театр артистлары, музыкантлар, ди-джейлар катнашында “Йолдызлар бураны” дип исемләнгән җырга-моңга бай матур кичә булды.
    803
    0
    1
  • 19 февраля 2018 в 07:54
    Масленица бәйрәме фаҗига белән тәмамланды 18 февральдә Кизләр шәһәрендә (Дагестан Республикасы) Масленица бәйрәмендә җинәятче — кеше күп җыелган урында ут коралыннан атты.
    793
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 15:43
    6 иң зәвыклы татар җырчысы. Кемнәр алар? 17 февральдә «Пирамида» күңел ачу залында «Болгар радиосы» хитлар концерты булды. Концертта катнашкан иң зәвыклы җырчы кызларның исемлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.
    490
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:41
    Бөтен нәрсә сөттән кыйммәт, сыер гына кызганыч Әле ярый гаилә фермасы төзергә теләк белдереп махсус программага кермәдек. Сыер асрыйбыз дип дәүләттән ярдәм алган булсак, кая барыр идең, табышы булмаса да, терлекләрне тотарга туры килә бит. Саба районының Түбән Шытсу авылында яшәүче Алсу һәм Әнәс Сөнгатуллиннар, сөт бәясе кимегәч, сыер асрауның файдасы калмый башлады, дип чаң суга.
    484
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 10:52
    “Утырып еладым. Шатлыктан...” Бу гаилә турында 2015 елда “Ватаным Татарстан”да “Гомерлеккә аласызмы?” дигән язма басылып чыккан иде. Тукай районының Сәмәкәй авылында яшәүче Әлфира Исхакова белән “Нечкәбил” бәйгесендә таныштык. Әниләре өчен җан атып торучы ике кыз җәлеп итте безнең игътибарны. Баксаң, алар – Әлфира апаның тәрбиягә алган кызлары икән.
    399
    0
    3
  • 18 февраля 2018 в 16:09
    Уфа кешесе лотереяга 26 млн сум акча откан Бәхетле билет хуҗасын, отышны рәсмиләштерү өчен, Мәскәүдә көтәләр.
    376
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 14:04
    Рәфинә Ганиуллина концертларыннан халык торып басып китә башлаган «Концерт башланып китте, шыгрым тулы зал, бар да яхшы бара, халык яхшы кабул итә — без күкнең җиденче катында сыман,» — дип, язып куйган Рәфинә Ганиуллина үзенең аккаунтында.
    369
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 10:01
    САБАДА – ГЕРМАНИЯ ПРОФЕССОРЫ Ир-атларның җенес бизләре белән бәйле үзләренә генә хас авырулары булса да, аларны урологка күренергә өйрәтеп булмый әле.
    334
    0
    1