Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Халык контроле"нә килгән гаризаларның күбесе төзекләндерүгә кагылышлы

Республикада кешеләр зарын, дәгъваларын, тәкъдим­нәрен җитәкчеләргә җиткерүче "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елның апреленнән эшли башлаган иде.

Ул халыкка җирле әһәмияткә ия проблемаларны адрес буенча хәл итәргә булыша. Һәркем uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлеп, "Халык контроле" системасында гариза калдыра ала. Гаризага хәл итәсе проблеманы күрсәткән фото (әйтик, законсыз чүплек, йөреп булмаслык урам һ.б.) яки видеофайл беркетеп була. Системаның 2,5 ел эшләү чорында республика буенча барлыгы 29,3 мең гариза килгән, шуның 19,2 меңе чишелгән, 4,2 меңенә "Дәлилләнгән туктатылу", 4,9 меңенә "Планлаштырылган" статусы бирелгән.Тагын 1 мең гариза хәл ителү стадиясендә.

Гомумән, Хөкүмәт системаның нәтиҗәсе бар дип таба. Шуңа күрә хәзер "Халык контроле" сайтында ришвәтчелек белән бәйле шикаятьләр өчен дә махсус бүлек булдырырга карар ителгән. Ул октябрь аенда эшли башлар дип көтелә. Ник дигәндә, башка каналлар аша коррупция белән бәйле җинаятьләр турында хәбәр итүчеләр саны шактый кимегән. Бәлки "Халык контроле" сайты татарстанлыларны, шул исәптән сабалыларны әлеге афәткә каршы эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә ышандырыр.

Әлегә Саба муниципаль районында халык контроле буенча жаваплы күзәтүче Гөлчәчәк Хуҗинаның әйтүенә караганда, 2014 елда шушы системага барысы 7 гариза кабул ителгән. Бу - башка районнар белән чагыштырганда шактый аз. Югыйсә гаризаларның барысы да уңай хәл ителүе кешеләрдә кызыксыну уятырга тиеш.

-Гаризаларның күбесе төзекләндерүгә кагылышлы ,- ди Гөлчәчәк Хуҗина.- Май аенда кергән гаризада Иске Мичән - Керәнне юлында чокырлар барлыкка килүе турында язылган иде. Проблеманы юл төзелеше хезмәткәрләре уңай хәл итте: чокырлы урыннарга вак таш салынып, юл тигезләнде. "Байлар Сабасының Ленин урамында машиналарга йөрергә юл начар" дигән сорау да чишелешен тапты. Урамга вак таш салынып, чокырлы урыннар тигезләнде, асфальт түшәлде. Бакшанды авылында Мишә елгасы аша басма һәм шул басмага кадәр юл кирәк дигән мөрәҗәгать уңаеннан, җаваплы хезмәткәрләр урынга барып тикшергәннән соң, күпергә кадәр таш юл тоташтыру 2015 ел бюджетында каралып, өстәмә керемнәр хисабына финансланачак дигән нәтиҗәгә киленде.

Моннан тыш Иске Икшермә авылында яшәүче кадет интернат-мәктәбе артында чүплек барлыкка килүе турында язды. Урынга барып тикшергәннән соң, гаризада күрсәтелгән урында киселгән агач калдыклары булуы ачыкланды, мәсьәләне кадет мәктәбе директоры үз контроленә алып, тиз арада хәл итте.

Олы Кибәче авылында яшәүче әти-әниләр Ф.Энгельс урамында урнашкан урта мәктәп һәм балалар бакчасы каршына тизлекне киметүче юл билгене куюны сораганнар иде. Саба районы башкарма комитеты тарафыннан "Главтатдортранс" җитәкчесе Э.Данилов исеменә хат юлланды һәм уңай җавап алынды. Октябрь аенда тизлекне киметүче билгеләр куелачак.

Форсаттан файдаланып, район халкының тормышыбызда­гы җитешсезлекләргә игътибарлы булганнары өчен рәх­мәт белдерәм һәм алга таба да тирә-ягыбыздагы ямьсез кү­ренешләргә карашны арттырып, җирле әһәмияткә ия мәсьә­ләләрне бергәләп хәл итәрбез дигән ышанычта калам.

Гомумән, халыкта формалашкан "Күп күрмә - тиз картаерсың", дигән әйтемне үзгәртеп, күп күр - проблемалар кимер, диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев