Саба таңнары

Халык өстенә менгән такси йөртүчене сак астына алдылар [+фото]

Җиңү бәйрәме төнендә салют карап кайтып килүчеләрне бәрдергән такси йөртүчене 11 июльгә кадә сак астына алдылар. Шулай итеп, Казанның Идел буе районы суды прокуратура таләбе буенча тикшерү органнары үтенечен канәгатьләндерде. Дөрес, юл-йөрү кагыйдәсен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепләнүче 34 яшьлек такси йөртүче үз гаебен яшерми. Юлның яктыртылмаган, борылышлы...

Җиңү бәйрәме төнендә салют карап кайтып килүчеләрне бәрдергән такси йөртүчене 11 июльгә кадә сак астына алдылар. Шулай итеп, Казанның Идел буе районы суды прокуратура таләбе буенча тикшерү органнары үтенечен канәгатьләндерде.
Дөрес, юл-йөрү кагыйдәсен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепләнүче 34 яшьлек такси йөртүче үз гаебен яшерми. Юлның яктыртылмаган, борылышлы урын булса да, бераз тизлекне арттырган идем, ди ул. Шулай да суд карарына шикаять белдерергә җыена.
Исегезгә төшерәбез, һәлакәт урынында 7 яшьлек кыз бала үлде, 5 кеше хастаханәгә озатылды. Вафат булган кызның әнисенең хәле әле дә авыр, дип бәяләнә.
Сүз уңаеннан, такси йөртүченең якын арада беренче баласы дөньяга килергә тиеш.
Интертат.ру

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: