Саба таңнары

«Халыкка карыйм да «ябыгам»

Хәзер ашау түгел, ә ашамау проблема дияргә ярата безнең бер хезмәттәшебез. Чыннан да, сер түгел, ашарга, алай гынамы соң, бик тәмле ашарга яратабыз. Аш-мәҗлесләр үткәрә башласак, кунакларны ни-нәрсә белән шаккатырыйк икән дип, кибет-базарларны айкыйбыз, интернеттан, дус-ишләрдән рецептлар белешеп, тәм-том әзерлибез, салатлар ясыйбыз. Чаллыдагы сәүдә үзәкләренең берсендә эшләүче туганым - аш-су...

Реклама

Хәзер ашау түгел, ә ашамау проблема дияргә ярата безнең бер хезмәттәшебез. Чыннан да, сер түгел, ашарга, алай гынамы соң, бик тәмле ашарга яратабыз. Аш-мәҗлесләр үткәрә башласак, кунакларны ни-нәрсә белән шаккатырыйк икән дип, кибет-базарларны айкыйбыз, интернеттан, дус-ишләрдән рецептлар белешеп, тәм-том әзерлибез, салатлар ясыйбыз.

Чаллыдагы сәүдә үзәкләренең берсендә эшләүче туганым - аш-су остасы: «Халык бәлеш-пирогларны, салатларны кырып-себереп алып бетерә, кондитерлар, поварлар ризык әзерләп өлгерә алмыйлар, бәйрәмнәрдә бөтенләй үлеш», - ди. Авылларда да кибетләр күп, шәһәрдә инде әйткән дә юк, адым саен кафе, адым саен базар, кибет һәм алардан кеше өзелми. Санкцияләр дә яптыра алмый безнең авызны, кризис дип тә тамакны кысмыйбыз. Ашыйбыз-ашыйбыз да, аннан ничек ябыгырга дип, маебызга ябышабыз, «диета» дип сөйләнеп йөрергә тотынабыз, бүген генә ашыйм да, иртәгәдән ябыга башлыйм, диешәбез. Диета, ябыгу - бик актуаль мәсьәлә. Интернетта тәндәге артык майлардан котылу, гәүдәне нәфис итүнең нинди генә ысулларын тәкъдим итмиләр, танылган кайсы артистның ничекләр итеп ябыгуы турында да тәфсилләп язалар. Ә даруханәләрдә, товарларын кулдан-кулга гына сатучы сәүдә челтәрләрендә ябыктыручы биологик актив матдәләрнең ниндиләре генә юк! Организмны май басып, төрле чир сырып алу дәрәҗәсенә җиткергәнче, гади һәм аңлаешлы нәрсәләр генә эшләргә кирәк инде, югыйсә - аз ашарга, күп хәрәкәтләнергә.

«Фейсбук»та сәламәтлеккә кагылышлы файдалы киңәшләр күп. Беркөнне шунда бер врачның (исемен күрсәтмәгән) «Халыкка карыйм да «ябыгам» дип аталган язмасы мине аеруча кызыксындырды һәм, газета укучыларга да кызык булыр дип, тәрҗемә иттем, укып карагыз әле.

Халыкка карыйм да ...ябыгам

Мин Сочида яшим. Санаторийда врач вертеброневролог булып эшлим. Үзебезнең халыкка күзләремне шарландырып карыйм һәм ...ябыгам. Минем янга төрле җирләрдән төрле кеше килә, акчалылары да, акчасызлары да бар. Әмма аларның гәүдәләре охшаш: майлары асылынган-салынган, корсаклары майкага, шортыга тыгызлап тутырылган.

У-у-ф-ф!..

Менә бүген әтисе белән әнисе унбиш яшьлек кызларын алып килде. Яшелле-күкле тавышлар чыгарып: "Доктор, карагыз әле, кызыбызның аркасы авырта", - дип зарландылар. Кызның умыртка сөяген көчкә эзләп таптым, аны май баскан һәм тәне бала тапкан кырык яшьлек хатыннарныкы кебек "әфлисун кабыгы" - целлюлит белән капланган. Артык авырлыгы, ә бу 20 килолап май, кызның әле формалашып җитмәгән умыртка баганасын имгәтә һәм алга таба тагын да яман булачак. Кызыгызның хәле мөшкел, аңа ашауны киметергә кирәк дигәч, ата-ана, дәвалый күрегез дип, миңа акча бирергә дә риза икәнлеген белгертте. "Аны әле дәваларга иртә, ә ашавын кичекмәстән кысарга кирәк", - диюемә каршы әйткән җаваплары мине аяктан ега язды: "Безнең тәлинкәләрдә сезнең эшегез булмасын!" Ягъни, юан, ярымсәламәт кыз үстерүләре өчен алар гаепле түгел, ә аны дәваламаган өчен мин гаепле икән!

Кайчак төшке аш вакытында ресторан янындагы верандага тәмәке тартырга махсус чыгам. Монда инде үзе бер тамаша. Санаторий ресторанында "швед өстәле" (ризыклар бер җиргә туплап куелган, шуннан үзеңә күпме кирәк, шулкадәр аласың - ред.) Халык ризыкны өеп-өеп ала да, шуның яртысын да ашап бетерә алмыйча, калганын пакетларга тутыра. "Нәрсә күреп шулкадәр тыгынасыз?!! Сезнең өйдә ачлыкмы әллә?" - дип кычкырасы килә шулчак.

Аннан шушы ук халык бездә диңгез шакшы, су тәмсез, гомумән, бездә бөтен нәрсә начар дип зарлана, авырыйм, дәвалагыз дип, табиблар янына килә! Сез балык паштетын йогырт белән эчмәгез соң, балагыз авызына да әфлисун согы белән кыярны берьюлы тутырудан туктагыз. Бәлки, чирләмәссез, балагыз саулыгы өчен дә борчыласы булмас... Минем янга иртәнге унда ук бушлай бирелгән сыраны лыкынганчы эчеп килмәсәгез, мин сезне кызганып дәвалар идем, ә үз саулыгыгызга шулай төкереп каравыгызны күргәч, сезне фәлән җиргә олактырасы гына килә...

Санаторий корпусы янындагы куаклар арасында бер ана олы йомышын үтәтү өчен ярыйсы ук зур (биш яшьләр чамасы) улын чүмәштергән. Мин: "Номерыгызга кереп җитә алмасагыз, һичьюгы, биредәге хисапсыз бәдрәфләрнең якынына кадәр түзәргә буладыр бит инде?" - дип шелтәләгәч, ана: "Ә без путевка өчен түләдек!" - диде. Ягъни, акча түләгәч, җаның кая тели, шунда "өеп куярга" ярый икән!
Корсаклары борыннарына җиткән утыз яшьлек ирләр, тәрбиясез балалар, майлары дерелдәп торган, әдәп-тәрбияләре шулай ук чамалы аналар - шушымы бүгенге Русия? Әллә болар өйдә бик яхшы яшеренеп, санаторий-курортларда тышка бәреп чыга торган күренешме? Фикерләрем буталчык булды кебек, гафу итегез, хөрмәтле укучылар - җанымнан кайнап чыккан уйларымны яздым...

Әлеге язмага карата шактый кеше үз фикерен дә белдергән. Күпләр табиб белән килешкән, кайберләре аны пациентларны яратмауда гаепләгән.

Хәзерге кыйммәтчелек, кризис вакытында каян килеп артык ашау турында язып ятасың диярсез. Килешәм, ипи-сөткә акча җиткерә алмаучылар да бар, әмма күпчелекнең тамак ягыннан зарланырлыгы юк дип уйлыйм. Табиб ашау турында гына түгел, халыкның талымсызлыгы, тәрбиясезлеге турында борчылып, әрнеп, нәфрәтләнеп яза. Без «яхшы түгел», «әдәпле бул», «артыгын ашау - гөнаһ», «кием өстенә кием алу - гөнаһ, үлгәч исраф өчен җавап тотасы була» кебек сүзләрне ишетеп, матур үрнәк күреп үскән халык, әлеге табиб язганча ук симез һәм тәрбиясез түгел, билгеле. Шулай да, кайвакыт, шайтан коткысына бирелеп, ашауда һәм киенүдә нәфесне тыя алмау, кирәк чакта телне тешләп кала белмәү, саулыкны юкка исраф итү, кирәге бер тиен булган чүп-чар карап, укып, тыңлап, вакытны файдасызга сарыф итү кебек кимчелекләребез булгалый инде анысы. Кызыктыручы ялтыравыклар бик күп: ризык, көнкүреш кирәк-ярагы һәм техникасы гына түгел, кием-салым да хисапсыз, җырларның һәм җырлаучыларның чуты юк, фильмнарны бер калыпка салып, шапылдатып кына торалар, нәфис һәм дини әдәбият буа буарлык, газета-журналларның исемнәрен дә белеп бетерә торган түгел... Ягъни, сан ягыннан бик булдырдык, инде сыйфат ягын кайгыртасы - шушы муллыктан үзебезгә кирәген зәвык һәм чама белән сайлап аласы гына калды. Шунысына да ирешсәк, сылу гәүдәле, сәламәт һәм тәрбияле, бик-бик матур булабыз инде без, әйеме?

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: