Саба таңнары

Хатын эшләгәнгә дә риза

Россиядәге ир-атларның 26 проценты, хатыны тапкан акча бөтен гаилә чыгымнарын капласа, эштән китеп, өйдә утырырга да риза. Күптән түгел Superjob порталы белгечләре ирләр арасында шундый кызыклы сораштыру уздырган. Тикшеренүдә Россиядә яшәүче 1,6 мең ир-ат катнашкан. Тормыш иптәшегезнең хез­мәт хакы гаилә чыгымнарын кап­лап барса, сез хуҗалык эш­ләре белән генә шөгыль­лә­неп, өйдә...

Россиядәге ир-атларның 26 проценты, хатыны тапкан акча бөтен гаилә чыгымнарын капласа, эштән китеп, өйдә утырырга да риза. Күптән түгел Superjob порталы белгечләре ирләр арасында шундый кызыклы сораштыру уздырган.

1-1

Тикшеренүдә Россиядә яшәүче 1,6 мең ир-ат катнашкан. Тормыш иптәшегезнең хез­мәт хакы гаилә чыгымнарын кап­лап барса, сез хуҗалык эш­ләре белән генә шөгыль­лә­неп, өйдә утырырга ризамы, дигән сорауга респон­дент­ларның 26 проценты, әйе, риза, дип җавап биргән. Ир-атларның 26 проценты исә моңа каршы. Ә менә аларның 10 проценты ни дип җавап бирергә дә белмәгән. Эштән китеп, өйдә утырырга хыялланган ир-атларның күбесе - аена якын­ча 35 мең сум хезмәт хакы алып эшләүче 35-44 яшьлек кешеләр.


Әйтик, Түбән Новгородта яшәүче 36 яшьлек ташчы, гаи­ләсе белән шәһәр янында­гы йортка күченеп китсә, бу һө­нәрен ташлап, авыл хуҗа­лыгы белән шөгыль­ләнергә җыенуын әйткән. Бүген ул 35 мең сум хезмәт хакы алып эшли икән. Рязаньдә яшәүче 28 яшьлек дизайнер егет (айлык хезмәт хакы - 25 мең сум) исә, ха­тынының хезмәт хакы гаилә чыгымнарын гына түгел, гаилә башлыгы чыгымнарын да каплап бара алса, өйдә утырмакчы. Санкт-Пе­тербург шәһәрендә яшәүче 57 яшьлек юрист (айлык хезмәт хакы - 40 мең сум) мондый хатынны кайдан табарга соң дигән сораудан башка сүз таба алмаган.


Ә менә аена 35-45 мең сум акча алып эшләүче 35 яшькә кадәр булган ир-атлар хатын өстендә яшәп ятуга кис­кен каршы. "Безнең илдә икең бертигез эшләп торсаң да таманга гына килә әле", - дип белдергән Мәскәүдә 40 мең сум хезмәт хакы алып эшләүче 40 яшьлек каравылчы. Респондентларның күбе­сенә мондый адымга баруга горурлык хисе комачаулый икән.

Ватаным Татарстан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: