Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын-кызлар бер күрүдә гашыйк булмый

Британия галимнәре хатын-кызлар бер күрүдә гашыйк булмый дигән фикергә килгәннәр. Нәфис затларга көчле затка гашыйк булу өчен бер караш ташлау гына җитми, кимендә алты тапкыр караш ташлау кирәк, дип яза Raut онлайн-басмасы. Ир-атны күздән кичерү өчен хатын-кызга 45 секунд вакыт таләп ителә икән. Башта нәфис затлар ир кешенең йөз чалымнарына...

Британия галимнәре хатын-кызлар бер күрүдә гашыйк булмый дигән фикергә килгәннәр.

Нәфис затларга көчле затка гашыйк булу өчен бер караш ташлау гына җитми, кимендә алты тапкыр караш ташлау кирәк, дип яза Raut онлайн-басмасы.

Ир-атны күздән кичерү өчен хатын-кызга 45 секунд вакыт таләп ителә икән. Башта нәфис затлар ир кешенең йөз чалымнарына игътибар итә, аны "тикшергәннән" соң, аскарак төшә - кулына туктала: балдагы бармы юкмы икәнлеге ачыклана. Әгәр балдакка күзләре төшмәсә, игътибар тагын да аскарак төшеп китә - ботикага төбәлә, аның пөхтәлеге һәм сыйфаты "тикшерелә". Аннан соң гына ир-егетнең гәүдәсенә караш юнәлә, сөйләшүе, үз-үзен тотышы иләктән үткәрелә.

Гәүдә төзелешен тикшереп, яңадан кулына кире кайтып, тырнакларын тикшергәннән соң гына хатын-кыз төпле фикергә килә: моның белән мөнәсәбәтләр корып тору кирәкме, юкмы икәнлеген хәл итә.

Ә ирләр киресенчә, бер күрүдә гашыйк булучан, ди галимнәр.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев