Саба таңнары

Хатыны ташлап киткән, инвалид баласын тәрбияләүче ир "Иң яхшы әти" дип табылган: "Үземә яхшы хатын, улыма әйбәт әни табарга хыялланам".

43 яшьлек Сергей инде берничә ел инвалид улын берүзе тәрбияли, баладан әнисе беренче елларда ук баш тарткан. Сигез яшьлек Александр инвалид коляскасыннан тормый, күзләре күрми, сөйләшә алмый һәм эпилепсиядән интегә, шуңа күрә әтисенә бар вакытын улы белән үткәрергә туры килә. Малай өчен Сергей карьерадан баш тарта, туганнары белән аралары бозыла,...

43 яшьлек Сергей инде берничә ел инвалид улын берүзе тәрбияли, баладан әнисе беренче елларда ук баш тарткан. Сигез яшьлек Александр инвалид коляскасыннан тормый, күзләре күрми, сөйләшә алмый һәм эпилепсиядән интегә, шуңа күрә әтисенә бар вакытын улы белән үткәрергә туры килә. Малай өчен Сергей карьерадан баш тарта, туганнары белән аралары бозыла, ә аның тормыш шигаре: "Бернигә дә карамастан!". Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза.

Әнисе ана хокукларыннан мәхрүм ителмәгән

Сашага 8 яшь, аның төп диагнозлары: баш мие, күрү нервлары артофиясе, ДЦП, сукырлык, эпилепсия, моннан тыш, тагын 20 төрдәге диагноз, - дип яза "Челнинские известия" газетасы журналисты Юлия Зайнуллина. Бала кечкенә вакытта ук, әнисе аннан баш тарта. Гәрчә Сергей хатынын ана хокукыннан мәхрүм итүне сораган булса да, опека органнарында ханым кире уйлар, акылына килер дип өметләнә. Әнисе соңгы тапкыр бала янына март аенда килгән була.


Сергей улының инвалид калуының сәбәбе - табиблар хатасы, дип белдерә.

- Бала табу авыр булды, хатыныма кесарев операциясе ясарга тиешләр иде, ләкин аны шундук эшләмәделәр, - дип сөйли Сергей. - Бер айдан хатынымны бала тудыру йортыннан алып чыктым, ә ай ярымнан - улымны. Ул вакытта табиблар бала яшәмәячәк дигәннәр иде.

Баласы туганнан соңгы елларда Сергей дәвалауга ике миллионнан артык акча бетерә. Ул барысын да эшләп караган: традицион медицина дәвалаулары, догалар, әмма традицион булмаган медицина бик нык ярдәм иткән.

- Саша бала тудыру йортында ятканда, аның янына атакай алып килеп аны чукындырдык. Соңыннан мин традицион булмаган медицинага мөрәҗәгать иттем, Сашаны Сызрань шәһәренә, дәвалаучыга алып бардым. Анда Саша, безнең ярдәм белән, күмер өстеннән йөгерде, боздай салкын суга чумдырдык, өченче чумудан соң ул 40 минут дәвамында мөстәкыйль рәвештә басып тора алды, бу аның беренче тапкыр басып торуы булды. Ләкин бу бердәнбер очрак булды, әлбәттә, без традицион булмаган медицинадан ваз кичмәдек, ләкин, Сашаның аякка басу шанслары бик кечкенә.

Егет чагында ук булачак улының киләчәген күргән

Сергей сөйләвенчә, күптән түгел, үзе дә аздан гына үлемнән калган. 23 ел элек хәрби хезмәттә ул яралану ала, моргта аңына килә. Ул бу хәлнең ничек килеп чыкканын сөйләүдән баш тартты. Операциядән соң аның үпкәсен алалар. Яшәү белән үлем арасында калучылар истәлекләрендә еш сөйли торган ак коридор күрүен әйтә. Сергейның сүзләренә караганда, ул үзенең туганнарын күрә. Ә бер бүлмәдә исә коляскада утырган бала була. Ул баланың үзенең улы Саша икәнен, улының киләчәген күргәнен соңыннан гына аңлаган.

Улы хакына спортчы карьерасыннан баш тарта

Сергей - профессиональ спортчы. Ул армия кул сугышы һәм хәрби сугыш тренеры булып эшләгән. Аның 65 команда грамотасы һәм беренче урыннар алуы турындагы дипломнары бар. 17 ел элек шәһәрдә армия кул сугышы буенча беренче чемпионатны уздырган. Соңыннан берничә ел зур компаниядә менеджер булып эшләгән, ләкин җитәкчелек баласының инвалид икәнен һәм аңа күп вакыт кирәк икәнен белгәч, аны эшеннән куалар. Шуның өстенә Сергейга начар характеристика да язалар, шуның аркасында соңгы өч елда ул беркая да эшкә урнаша алмый.

Эшкә урнашу өчен укырга кергән

Ләкин быел аның тормышы яхшы якка үзгәрә башлый. Ул тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булып эшли башлый. Ләкин, аны бу вазифага педагогик белем алу шарты белән кабул иткәннәр.

- Элек эшләгән №53 мәктәпкә эшкә урнаштым. Быел НГПУ ның читтән торып уку бүлегенең "Физкультура һәм ОБЖ" факультетына кердем, бюджет бүлегенә эләктем. 500 кешедән барлыгы 19 кеше генә бюджетта, мин иң өлкән студент. Биш ел укыячакмын, - дип сөйли Сергей.

Ә киләсе елда Мәләкәс микрорайонында мәктәп ачылгач, шунда физкультура укытучысы булып эшләргә һәм "Яшь армияче" түгәрәге ачырга уйлый. Шулай ук, Сергейга коррекцион мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләргә дә тәкъдим иткәннәр, чөнки ул мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән аралашу тәҗрибәсенә ия. Хәзер ул ярты ставкага эшли, шимбә көннәрендә берничә сәгать укыта.

Улының пенсиясенә яшәргә мәҗбүр булган

Үзен балага багышламаса, зур киләчәге булу мөмкинлеген дә кире какмый Сергей. Тренер булып эшли һәм үзенең клубын ача алыр иде. Хәер, ир-ат бу хыялы тормышка ашыр дип өметләнә.

Соңгы өч елда, Сергей эшсез булганда, алар улының пенсиясенә яшәгәннәр, ул 11900 сумны тәшкил иткән. Хәзер пенсия 12100 сум, бала карау өчен өстәмә 5000 сум да түләгәннәр, ай саен 1000 сум тирәсе акчаны әнисе алимент рәвешендә җибәреп тора. Хәзер бала карау өчен түләнә торган өстәмә акчаны бетерәчәкләр, чөнки әти кеше эшкә урнашкан. Ләкин хезмәт хакы бу суммадан аз гына артыграк, ди Сергей.

"Улым төннәрен йокламый"

Сергей белән улы Мәләкәс микрорайонындагы 3 бүлмәле фатирларында яшиләр. Аны ул бернинди ярдәмсез, бюджет өлкәсендә эшләүче укытучы буларак, ипотекага сатып алган һәм фатир бурычын вакытыннан алда түләп бетергән. Соңыннан гына инвалид балаларга бушка фатир бирелгәнен белә.

Фатирда алар белән бергә Сергейның әнисе дә яши, ләкин әби кеше оныгына аз ярдәм итә, ди Сергей.

Аларның көн тәртипләре гадәти, Саша кайвакытта берничә тәүлек йокламаска мөмкин, иң күбе - 16 тәүлек булган. Саша сукыр булса да, ни рәвешледер, караңгыда күрә, шунлыктан көндез йоклый. Аның белән бергә Сергей да йокламый, үзе әйтүенчә, ул инде йокысыз яшәргә күнеккән.

- Иртәнге 4 тә, яктыра башлагач, Саша йоклап китә. Аңа йокысын туйдырыр өчен ике сәгать вакыт җитә. Иртәнге 6 да мин йөгерергә чыгам, нинди ел фасылы һәм нини генә һава торышы булса да, Мәләкәс елгасында коенам. Нәкъ тә менә чыныгу миңа, тормышта ныклы булырга ярдәм итә. Һәр көн саен мин өй җыештырам, кер юам, ашарга әзерлим -, дип сөйли Сергей.

Иң яхшы әти

Кызганычка каршы, Сергей улы өчен укытучы таба алмый. Балага №69 коррекцион мәктәбеннән берничә педагог килеп караган, ләкин алар дәресләрдән баш тартканнар, чөнки балада эпилепсия чире бар. Шуның аркасында, малайга түләсез караучы да бирмиләр, әгәр дә баланың тыны бетә башласа, җаваплылык алар өстенә төшәргә мөмкин.

Сергей сөйләвенчә, йортның һәр подъездында мөмкинлекләре чикләнгән балалар яши, ләкин ул улы белән урамга чыккан бердәнбер кеше.

- Башкалар кыенсына. Хәтта үзем генә урамга чыгып, утырып торганда беркем дә килми, балалар йөгереп килә, танышасылары килә, ләкин әти-әниләре аларны шундук алып китәләр, - ди Сергей.

Ир-атның бөтен вакытын бала белән уздыруына карамастан, күптән түгел, №69 коррекцион мәктәптә аңа "Иң яхшы әти" дигән исем дә биргәннәр, опека органнарыннан 6 тапкыр килгәннәр һәм ялгыз әтиләр инвалид балаларны тәрбияли алмый дигән сәбәп белән, баласын алып китәргә теләгәнәр. Шуңа күрә Сергейга һәрвакыт үзенең әти исеменә лаек икәнен исбатларга туры килә. Шулай ук, Сергей "Әтиләр союзы" берләшмәсендә дә тора.

Малайның аякка басуына кечкенә булса да шанс бар, чөнки ул бер тапкыр булса да, аякка басты ди әти кеше.

Сергейның тагын бер хыялы - үзенә яхшы хатын һәм Сашага яхшы әни табу.

http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 май 2018 - 11:23
    Эчендә өч ел кыскыч йөрткән Айсинә табиблардан биш млн сум таләп итә
  • 21 май 2018 - 13:19
    Минзәлә районында парашютчылар белән булган һәлакәтнең ВИДЕОСЫ
Ночной режим